Конкурс ел саен «Башкортстан хатын-кызлары җәмгыяте» оешмасы башлангычы белән республиканың Мәдәният министрлыгы һәм «Русия халыклары ассамблеясе» Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасы ярдәмендә үткәрелә. Аның төп бурычлары - хатын-кызлар бергәлегенең иҗтимагый-әһәмиятле эшчәнлегенә бәя бирү, ана статусын күтәрү, Ватаныбыз язмышында хатын-кызларның иҗтимагый һәм сәяси ролен активлаштыру. Быел СВО хәрбиләренең аналарына аерым игътибар бирелде.
Конкурста Курган, Ырынбур, Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән, Татарстаннан, Башкортстаннан, Пермь краеннан, Ханты-Манси автономияле округыннан, Мәскәү һәм Ырынбур шәһәрләреннән хатын-кызлар катнашты. Барлыгы 500дән артык гариза кергән. Аларның иң яхшылары бүләкләү тантанасына чакырылды.
Чарада Бакшортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибиов, “Бәхет территориясе” хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова, “Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
- Бүген биредә иң көчле хатын-кызлар җыелды. Аларның көчлелеге физик яктан бәяләнми, алар күңелләре, рух һәм зирәклек көче белән аерылып тора. Хатын-кызларсыз киләчәк булмас иде. Сез бәләкәй балаларга яңа тормыш бүләк итәсез, безнең ир-егетләребезне көчлерәк итәсез.
Шушы залда җыелганыгыз өчен сезгә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сез безнең алгы сызыкта булган егетләргә, гомумән, барлык җәмгыятькә ярдәм итәр өчен берләштегез.
Хәзер заманалар катлаулы, әмма нәкъ менә катлаулы заманнарда хатын-кыз - яктылык алып бара белгән, нәкъ менә өметсез ситуациядә юлны яктырта торган кеше. Мин сезнең алга таба да шушы яктылыкны югалтмавыгызны, ир-егетләребезне дәртләндереп торуыгызны һәм бәхетле булугызны телим, - диде Каринэ Хәбирова.
- Без тугызынчы тапкыр иң көчле хатын-кызларыбызны бер зур залда җыябыз. Хатын-кыз һәрвакыт дәүләтебезнең ныклы таянычы һәм ышанычлы тылы булып кала. Русия Геройларын тәрбияләгән барлык әниләребезгә рәхмәт белдерәсем килә. Шулай ук, батырларча һәлак булган егетләребезнең аналары алдында баш иябез.
Сугышчыларыбызга ярдәм иткән волонтерларыбызга рәхмәт. Сезнең догаларыгыз безнең сугышчыларыбыз, Русиябез өчен дә ныклы калкан булсын, - диде Гөлнур Колсарина.
Фото: Динар Кәлимуллин