Грантның гомум фонды 100 миллион сум тәшкил итә. Ярдәм ике юнәлештә күрсәтеләчәк: кризислы гаилә үзәкләре — өч миллион сумга кадәр, ә инвалид балалар өчен көнлек тору үзәкләре ике миллион сумга кадәр алырга мөмкин.
Конкурс дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, коммерцияле булмаган оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр һәм дәүләт-иҗтимагый оешмалар катнашуы өчен ачык. Гаризалар 25 мартка кадәр кабул ителә, җиңүчеләрне 1 июньгә кадәр игълан итәләр.
Конкурсның нечкәлекләрен шушы сайтта табып була: https://stranadlyadetei.ru/grant/
Фото: mgazeta.com