+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2025, 10:36

Үлем җәзасын кайтарганнар

Аны азот кулланып башкарганнар.

Үлем җәзасын кайтарганнар
Үлем җәзасын кайтарганнар

2010 елдан бирле беренче тапкыр үлем җәзасын Американың Луизиана штатында азот кулланып башкарганнар, дип хәбәр итә New York Times гәзите.

Элегрәк CBS телеканалы хөкем ителгән Джесси Хоффманны азот белән җәзалауга беренчел тыю кертелүе турында суд документына сылтама белән хәбәр иткән иде, әмма Генеральный прокурор бу карарга апелляция биргән. Соңрак Луизианада апелляция суды азот кулланып беренче җәзалауга элек кертелгән беренчел тыюны алды.

Узган елда Луизиана 15 елдан соң үлем җәзасын тормышка ашыруга әйләнеп кайтты һәм штатта аны азот белән үткәрергә рөхсәт иттеләр. Матбугат хәбәрләре буенча, 60ка якын тоткын Луизианада үлем җәзасын көтә.

Җәзаны башкару барышында мондый ысул белән сулыш битлеге аша хөкем ителүчегә азот җибәрәләр, бу гипоксия һәм, ахыр чиктә, үлемгә китерә. Былтыр азот белән үлем җәзаларын илнең Аламаба штатында уздырганнар.

Билгеле булуынча, 1973 елдан бирле АКШта үлем җәзасына хөкем ителгән 200 гражданның 108е — кара тәнлеләр.

Русиядә үлем җәзасы 1997 елдан тыелган.

Фото: yandex.ru

Автор: Резида Валитова
Читайте нас