+12 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
21 март , 08:20

“Кашкадан”да бар да тәртиптә!

Башкортстанга идарә итү үзәге ярдәме белән анда тренажерлар ремонтланган, баскычлар кардан чистартылган.

“Кашкадан”да бар да тәртиптә!
“Кашкадан”да бар да тәртиптә!

Җиде көндә Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары халыктан 7063 мөрәҗәгать теркәгән. Узган атнадагы белән чагыштырганда, шәрехләр саны 2687гә арткан.


Күпчелеге – юллар буенча мөрәҗәгатьләр (2415). Аларны кардан чистартуны сорап язучылар күп. Чокырларга, юлларны су басуга зарланучылар байтак. Төзеклән­дерү темасы – икенче урында. Торак-коммуналь хуҗалык буенча хәбәрләр – өченче урында. Уфада, Туймазы районында һәм башка муниципалитетларда яшәүчеләрдән фатирларны артык нык җылы­туга шикаятьләр күп булган. Көннәр җылынуга бәйле, түбәләрне кардан чистарту һәм түбәдән су үтү проблема­лары турында язучылар да шактый.
Республика халкын башка мәсьәләләр дә борчый. Әйтик, экология темасы буенча хәбәрләр саны арткан. Уфада һәм Стәрлетамакта һава пычрануга зарланучылар булган. Шулай ук, кайбер җәмәгать транспорты маршрутлары эшенә, автобусларны озак көтүгә һәм кичке вакытта аларның тулып килүенә зар­ланганнар. Түләү сроклары, төрле пособиеләрне алу һәм рәсмиләштерү тәртибе буенча сораулар биргәннәр.

Менә берничә хәл ителгән инцидент. Межгорьеда Карбышев урамындагы 24нче һәм 26нчы йортлар ихатасында контейнер мәйданчыгына каты коммуналь калдыклар җыю өчен өстәмә баклар урнаштырылган. Бу хакта шушы йортларның берсендә яшәүче хатын сораган. Хәбәрне “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән. 19 февральдә Шәһәр хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре өстәмә контейнерлар урнаштырган.

Уфада “Кашкадан” мәдә­ният һәм ял паркында спорт тренажерлары ремонтланган. Февральдә Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары социаль челтәр­ләрдә урындагы кеше­нең хәбәрен теркәгән. Уфалы тренажерларның ватылуы турында язган һәм сүзләрен дәлилләү өчен фото беркет­кән. Проблеманы хәл итү белән “Горзеленхоз” белгеч­ләре шөгыльләнгән. Алар урынга чыгып, тренажерларны тикшергән, ә аннары ватыл­ганнары урынына яңа детальләргә заказ биргән. 13 марттан тренажерлар спорт сөючеләрне кабул итәргә әзер.

“Кашкадан” паркында төзекләндерү буенча тагын бер проблеманы хәл иткәннәр: баскычны кардан чистартканнар. Халык бу хезмәтләре өчен “Горзеленхоз” предприя­тиесенә һәм Октябрь районы хакимияте хезмәткәрләренә рәхмәт белдергән.

Уфада Ильин базары янындагы баскычны да кар-боздан арындырганнар. Ха­лыкның мөрәҗәгатен Октябрь районы хакимияте эшкә алган. 11 мартта Сун-Ят-Сен урамыннан Зур Мәскәү урамына чыгу юлы да боздан чистартылган. Инцидентны Киров районының Төзекләндерү хезмәте эш­ләгән.

Уфада яшәүче хатын Вологодская һәм Интернациональ урамнары чатындагы төзек булмаган светофорга игътибар иткән. Аның эш­ләмәве турындагы шәрех социаль челтәрләрдә 13 мартта урнаштырылган. Аны Уфа шәһәре хакимияте хезмәт­кәрләре һәм “Уфагорсвет” учреждениесе белгеч­ләре эшкә алган. Шул ук көнне светофор ремонтланган.
17 мартта Салават шә­һәрендә Калинин урамы, 22нче йорт янында урамнарны яктырту тергезелгән. Йорт ихатасының яктыртылмавы турындагы хәбәрне республика ЦУРы мәгълүмат системалары теркәгән. Шәһәр хакимиятеннән хәбәр итү­ләренчә, һава шартлары начараю сәбәпле, кыска ялганыш килеп чыккан һәм автомат сүнгән. Подрядчы хез­мәтләре урынга чыгып, проблеманы хәл иткән.

Мәләвез шәһәренең Магистраль урамында да урамнар яктырган. Участокта караңгы һәм хәвефле булуы турында Кире элемтә платформасына шушында яшәүче хатын язган. 4 мартта торак-коммуналь хуҗалык хезмәт­кәр­ләре янган лампаны алыштырган.

Ел башыннан Кире элемтә платформасында Башкортстанда яшәүчеләрнең төрле темаларга язган 23917 хәбәре теркәлгән. Исегезгә төшерә­без, мөрәҗәгатьне “Дәүләт хезмәтләре” порталы, республика власть органнарының һәм муниципалитетларның рәсми сайтларындагы виджетлар яисә “Дәүләт хезмәт­ләре. Бергә хәл итәбез” мобиль кушымтасы аша калдырырга мөмкин. Шунда ук сез мөрәҗәгатегез буенча эш нәтиҗәсен бәяли алачаксыз.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: