+7 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
21 март , 09:55

Космик югарылыктагы мәсьәлә күтәрде

Сәләтле якташыбыз Илнар Хәйруллин ил Президенты Владимир Путин белән аралашты

Космик югарылыктагы мәсьәлә күтәрде
Космик югарылыктагы мәсьәлә күтәрде


Президент Владимир Путин яшьләр белән әледән-әле төрле очрашулар үткәрә. Шундый очрашуларның берсендә Уфа егете Илнар Хәйруллин да илебез Президентына сорау бирде. Илнар Уфа шәһәренең 38нче мәктәбен тәмамлаган. Югары белем алыр өчен ул С. П. Королев исемендәге Самара университетына юллана. “Ракета-космос системаларын проектлауның мәгълүмати технологияләре һәм модельләштерү” белгечлеге буенча укырга керә.

Диплом алды практикасын ул СССР һәм Русия космик сәнәгатенең әйдәп баручы предприятиеләренең берсе – С. П. Королев исемендәге “Энергия” ракета-космик корпора­циясендә үтә. Нәкъ шул вакытта якташыбыз Президент Владимир Путинның илебез космонавтикасын үстерү мәсьәләләре буенча үткәргән матбугат конференциясендә катнаша һәм дәүләт башлыгы белән аралаша.
Илнарның сүзләренчә, ул белем алган югары уку йортында талантлы, белемле, амбициоз чит ил яшьләре күп укый. Тик алар, югары белем алганнан соң, күп очракта үз илләрендә һөнәрләре буенча эш таба алмый.
– Хөрмәтле Влдимир Владимирович! Чит ил кешеләрен дә илебездә космонавтика файдасына эшләтүгә Сез ничек карыйсыз? – дип сорады ул ил Президентыннан.
Владимир Путин моңа уңай карашта булуын белдерде.
Бүген сәләтле якташыбыз, югары уку йортын уңышлы тәмамлап, С. П. Королев исемендәге “Энергия” ракета-космик корпорациясендә инженер-математик булып эшли.

Зөһрә ИСЛАМОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: