+4 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
21 март , 11:55

Парламент эшчәнлеген яктыртуда –─ без беренче!

Дәүләт җыелышы-Корылтайның 30 еллыгына багышланган иҗади конкурска йомгак ясалды.

Парламент эшчәнлеген яктыртуда –─ без беренче!
Парламент эшчәнлеген яктыртуда –─ без беренче!

Кичә Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев парламентның 30 еллыгы уңаеннан республиканың басма матбугат һәм электрон мәгълүмат чаралары, дәүләт радио һәм телевидение журналистлары белән очрашты.

Үткен каләм әһелләре өчен тәүдә парламент музеена экскурсия оештырылды, анда Дәүләт җыелышы-Корылтай­ның беренче адымнарыннан башлап, бүгенге көнгә кадәр тарихы бәян ителде.

Аннары парламентның 30 еллыгына багышланган конкурска йомгак ясалып, җиңү­челәрне бүләкләү тантанасы узды. Анда “Кызыл таң” гәзите редакциясе “Киңкүләм мәгълүматның басма чаралары” номина­циясен­дә беренче урынга лаек булды.

Бүләкләү тантанасыннан соң эчкерсез сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте. Анда журналистлар парламент җитәкчелегенә кызыксындырган барлык сорауларын бирә алды. Константин Толкачев Дәүләт җыелышы-Корылтайның 30 еллык тарихында нинди законнарны аерым билгеләргә теләве, Дәүләт думасына башлан­гычларның ничек кертелүе һәм яклануы турында сорауларга җавап бирде.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, шулай ук, республика халкы өчен аеруча әһәмиятле булган законнарга тукталды, парламентның 30 елда нинди үзгәрешләр кичерүе турында бәян итте.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: