– Яшьләр Интернетта күп вакыт уздыра. Кызганыч, социаль челтәрләрдә популярлык артыннан куу, экстремистик төркемнәргә эләгү очраклары да бар. Безгә бу өлкәдә профилактик эшне көчәйтү мөһим. “Интернет хәвефсезлеге лигасы” ярдәм итәргә әзер булуына мин бик шат, – диде Радий Хәбиров.
Екатерина Мизулина билгеләп үткәнчә, яшьләр белән күбрәк аралашу – аларны Интернеттагы куркынычлардан саклауның иң нәтиҗәле ысулы.
20 мартта “Торатау” Конгресс-холлында Екатерина Мизулина республика укучылары һәм студентлары белән очрашты. Анда 1 500 кеше катнашты. Очрашуда киберҗинаятьләр, Интернетта алдау очраклары һәм социаль челтәрләрдә җаваплылык темалары күтәрелде.
– Яшьләр бу темаларга бик зур кызыксыну белдерә. Аларны фейклар, интернетта алдану, контент өчен җаваплылык мәсьәләләре борчый, – диде Екатерина Мизулина.
Башкортстанда Интернет хәвефсезлеген арттыру буенча чаралар дәвам итәчәк.
Фото: glavarb.ru