Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
21 март , 06:39

Тыңлап та тормаганнар...

Дамир Әдһәмовның әнисе Мәскәү экстрасенсларына мөрәҗәгать иткән.

Тыңлап та тормаганнар...
Тыңлап та тормаганнар...

Дамир Әдһәмов дусы Павел Паличев белән узган елның 30 мартында югалган иде. Аларны соңгы тапкыр Уфаның Шәфиев урамы тирәсендә елгага китеп баруын күргәннәр. Малайлар өйләренә кайтмагач, аларны эзләүләр башланды. Павел Паличевның үле гәүдәсен 2024 елның маенда яр буенда таптылар. Ә Дамирны эзләү көзге салкыннарга кадәр дәвам итте. Әмма аның язмышы әлегә кадәр билгесез булып кала.

Дамирның әнисе Гүзәл Әдһәмова Башкортстанга килгән билгеле экстрасенслар Александр Шепс, Виктория Райдос һәм Артем Красновка мөрәҗәгать итәргә булган.

Ул Артем Краснов янына килгән, улының һаман табылмавын, бу ачы кайгыны күтәрә алмыйча ире дә үлеп киткәнлеген әйткән. Ләкин экстресенс аны тыңлап та тормаган... Ачы хәсрәттәге ана башка кунакларга мөрәҗәгать итеп тә тормаган.

Экстрасенсларны фото-видео аппаратлар белән озатып йөрүчеләр күп. Төшерелгән язмалардан күренүенчә, күпләр алардан ярдәм сорый. Өлкән яшьтәге бер апаның ачыргаланып ялваруы бигрәк тә күңелгә тиде. Чынында исә, бу күрәзәчеләр - шоу геройлары гына, алар катнашлыгында кемгәдер кызыклы, мавыктыргыч тапшыру төшерәләр. Әмма алардан ярдәм көтү - юләрлек. Әйтик, кемгәдер кызыклы һәм мавыктыргыч "Склифосовский" фильмын кызыксынып караучылар күп, ләкин андагы актерлардан медицина ярдәме сорарга кемнең башына килсен?!

Акны карадан аера белсәк иде, җәмәгать.

Фото: "Моя Уфа"

 

Тыңлап та тормаганнар...
Тыңлап та тормаганнар...
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: