Моннан ярты гасыр элек кешеләр хезмәт кенәгәсендә бер генә язу булу белән горурлана иде. Аларны эш шартлары да, хезмәт хакы дәрәҗәсе дә канәгатьләндерә иде. Хәзерге тормыш мобильрәк, күпләр үз мөмкинлекләрен үстерергә омтыла. Үзгәрешләргә хезмәт базарындагы вәзгыять тә этәрә: бүгенге көндә барлык тармакларда да күзәтелүче кадрлар кытлыгы сәбәпле, эш бирүчеләр, чын мәгънәсендә, алар артыннан ауга чыга. Эш эзләүче өчен бу ─– лаеклырак хезмәт хакы түләнгән эш табу мөмкинлеге.
Башкортстан вахтасы
Озак еллар дәвамында Башкортстан кешеләре, кырыс климат һәм спартан шартларына карамастан, актив рәвештә төньякка эшкә йөрде. Ул вакытта бу, чыннан да, отышлы иде. Хәзер исә республикадан читкә китмичә дә яхшы эш табып була. Тәкъдимнәр җитәрлек. Вахтачыларны республиканың эчке хезмәт базарына юнәлтү өчен, ә алар бездә 67 меңнән күбрәк кеше, республикада “Башкортстан вахтасы” дип аталган махсус проект эшләнде.
– Проектта катнашучы предприятиеләрне сайлаганда төп шарт шул: алар киңәйтелгән социаль пакет һәм хезмәткәр вахта ысулы белән эшләгәндә алган хезмәт хакы күләмендә, яки аннан күбрәк эш хакы бирә, –─ ди республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.
“Башкортстан вахтасы” проектына беренчеләрдән булып ОДК-Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе кушылды, бу оборона предприятиесе бүген 3,5 меңнән артык хезмәткәргә ихтыяҗ кичерә. Яңа проект һәм республиканың 44 районында һәм шәһәрендә үткәрелгән кадрлар сайлап алу нәтиҗәсендә, УМПОга Уфадан читтә яшәүче 515 кеше эшкә урнашты. Предприятие программа белән идарә ителә торган станоклар операторы, механика җыю эшләре слесаре, токарь, киң профильле станокчы, шомартучы, фрезерлаучы, бораулаучы, станок һәм слесарь эшләре контролеры кебек позицияләргә эшчеләр таба алды.
Вакансияләрне кайдан эзләргә?
2015 елдан илдә Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт тарафыннан эшләнгән “Русиядә эш” вакансияләр порталы гамәлдә (trudvsem.ru). Ул эш эзләүче кеше, мошенникларга эләгүдән курыкмыйча, тәкъдим ителгән шартлар белән танышсын өчен булдырылды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләреннән бирегә килгән барлык мәгълүмат бушлай бирелә. Төбәк буенча, хезмәт хакы буенча сорау юлларга, эш бирүче торак бирәме, компаниядә уку узу мөмкинлеге бармы икәнлеген белергә мөмкин. Эш бирүче өчен дә мондый мәйданчык отышлы: ул запрос ясый, аңа бөтен республикадан, илдән кандидатлар җавап бирә һәм ул сайлап алу мөмкинлеге ала.
Портал хезмәтләреннән файдалану өчен Дәүләт хезмәтләрендә авторизация узарга һәм шәхси кабинетка керергә кирәк. Гариза тутыру, аңа резюме беркетү зарур һәм сезгә автомат рәвештә вакансияләр турында хәбәрләр килә башлаячак. Тәгаен районны сайлап, анда торак алу мөмкинлеген, бәяләрне өйрәнеп, тәкъдимнәрне мөстәкыйль карарга да мөмкин. Инвалидлыгы булган, пенсия алды яшендәге кешеләр өчен махсус бүлекләр дә бар.
Шулай ук, порталда һөнәри юнәлеш, һөнәр сайлау буенча тәкъдимнәр алу, эшсезлек буенча пособие рәсмиләштерү, хезмәт килешүе төзегәндә мөһим нечкәлекләр турында фикер алышу мөмкинлеге бар.
Максатлы укыту
Дәүләт порталы тәкъдим иткән тагын бер мөмкинлек ─– эш бирүчедән укуга максатлы юллама алу. Ягъни абитуриент югары уку йортына яки колледжга кергәнче үк эш бирүче белән килешү төзи, предприятие исәбенә укый (килешү шартлары буенча компания хәтта торак арендаларга яки укудагы уңышлары өчен стипендия түләргә мөмкин), ә аннары – гарантияләнгән эш ала. Монда шуны аңлау мөһим: укуны тәмамлагач, юллама белән укучы килешүдә күрсәтелгән вакытны әлеге предприятиедә эшләргә тиеш булачак. Күченергә, укуны ташларга ярамый, югыйсә, укуга тотынылган акчаны кире кайтарырга туры киләчәк.
Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерүенчә, яшь белгечләр бүген хезмәт базары өчен әһәмиятле инвестициягә әверелә. Фаразлануынча, якын елларда республикада машиналар эшләү, информатика, исәпләү техникасы өлкәсендәге белгечләргә ихтыяҗ сизелерлек артачак. Материалларны исәпкә алу һәм транспортта ташу белән шөгыльләнүче хезмәткәрләргә дә ихтыяҗ нык артачак, механиклар һәм ремонтчылар кирәк булачак.
Максатлы белем алудан файдалану өчен абитуриентка Дәүләт хезмәтләренә керергә, югары уку йортына керү өчен гариза бирергә (максатлы квота буенча документларны бер югары уку йортына һәм бер белгечлеккә генә бирергә мөмкин), “Максатлы укырга телисезме?” дигән сорауга раслап җавап язарга, заказ бирүчеләрнең тәкъдимнәрен өйрәнергә һәм туры килгәнен сайларга кирәк. Килешү укуга кабул ителгәннән соң төзелә.
Шул ук вакытта...
СВОда катнашучылардан җитәкчеләр әзерләячәкләр
Республикада “Башкортстан Геройлары” проекты старт алды: бу ─– махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен кадрлар программасы. Ул хәрбиләргә әзерлек узарга һәм министрлыкларда, Хөкүмәттә, республика Башлыгы Хакимиятендә, шулай ук, эре дәүләт компанияләрендә нәтиҗәле җитәкчеләр булырга ярдәм итәчәк. Махсус хәрби операциядә катнашкан, яки катнашучы һәм урта һөнәри, яки югары белеме булган һәркем заявка бирә ала. Моның өчен героибашкортостана.рф сайтында теркәлергә, анкета тутырырга, онлайн-тест һәм әңгәмә узарга кирәк.