Бүген узачак юбилей утырышында депутатлар 40ка якын мәсьәләне караячак, аларның күпчелеге республика законнары проектларын тикшерүгә бәйле. Беренче тапкыр тавыш бирүгә чыгарылган иң актуаль закон проектлары арасында – “Һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләрнең, Русия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләрендә хезмәт иткән кешеләрнең гаилә әгъзаларына өстәмә социаль ярдәм чарасы турында” Башкортстан Республикасы Законының 2 һәм 3 мәддәләренә үзгәрешләр кертү турында”.
– Закон проекты махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм алучы гаилә әгъзалары даирәсен киңәйтә, – дип шәрехләде парламент Рәисе Константин Толкачев. – Әгәр аның гаиләсенең башка әгъзалары булмаса, 2 миллион сум күләмендә түләү алу хокукын һәлак булган сугышчының балигъ булган балаларына бирергә тәкъдим ителә. Түләү тигез өлешләрдә бүленәчәк. Шул ук вакытта өстенлекле хокук балигъ булмаган балаларда сакланып калачак: яшьләренә бәйле алар күбрәк матди ярдәмгә мохтаҗ.
“Башкортстан Республикасы территориясендә оешмалар табышына салым буенча инвестицион салым вычетын куллану турында” Башкортстан Республикасы Законының 3 мәддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты колледжларның матди-техник базасын ныгытуга юнәлтелгән.
– Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә җиһазларны түләүсез тапшыручы предприятиеләр оешмалар табышына салым түләгәндә инвестицион салым вычетыннан файдалана алачак, – диде Константин Толкачев. – Салым йөкләнешен киметү мөмкинлеге предприятиеләр өчен колледжлар белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлеккә этәргеч бирер, дип өметләнәбез. Квалификацияле кадрлар әзерләү өчен теория генә аз, практика үтү дә кирәк. Ә моның өчен станоклар, җиһазлар кирәк. Бизнес һәм урта һөнәри белем бирү системасының хезмәттәшлеге комплекслы белем бирү-җитештерү мохите булдырырга ярдәм итәчәк һәм ахыр чиктә икътисадта кадрлар кытлыгын киметәчәк.
Башкортстанның Гаилә кодексына үзгәрешләр әзерләнде: аларга ярашлы, җенес алыштыру рөхсәт ителгән илләрдән килгән кешеләргә балаларны уллыкка алу тыела. Мондый дәүләтләр гражданнары һәм анда даими яшәүчеләр Башкортстан балаларын уллыкка ала, опекун һәм попечитель була алмаячак.
– Баланы тәрбиягә алган гаиләгә тапшырганда без аның сәламәт, гармонияле мохиттә үсәчәгенә ышанырга тиешбез, – диде Константин Толкачев. – Дәүләт дәрәҗәсендә рөхсәт ителгән гендер экспериментлар баланың психоэмоциональ халәтендә начар чагылырга мөмкин. Балалар традицион гаилә кыйммәтләрендә тәрбияләнеп үсәргә тиеш, бу – аларның имин үсешенең мәҗбүри шарты.
Утырышта, шулай ук, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Ставрополь крае Думасы, Дагстан Республикасы Халык җыелышы һәм Чечен Республикасы Парламенты белән хезмәттәшлеге турында ике яклы килешүләр төзү мәсьәләләре каралачак.