+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
24 март , 21:05

Легаль булмаган хәмер сатучылар турында хәбәр ит!

Былтыр республика полициясе контрафакт хәмер җитештерү буенча сигез яшерен цех эшен туктатты, әйләнештән 50 мең литр чамасы суррогатны чыгарды һәм 32 җинаять эше кузгатты.

Легаль булмаган хәмер сатучылар турында хәбәр ит!
Легаль булмаган хәмер сатучылар турында хәбәр ит!
Шул ук вакытта хокук саклаучылар билгеләвенчә, җинаятьчеләр елдан-ел остарак эш итә.

Бутлегерлар белән көрәштә "Росалкоголь", Тикшерү комитеты, "Роспотребнадзор"ның төбәк идарәсе, Федераль иминлек хезмәте, Башкортстан таможнясы, "Сынау үзәге" дәүләт казна учреждениесе җәлеп ителгән.

Билгеле булуынча, агымдагы елның февралендә Хөкүмәт җинаять эшләре чикләрендә тартып алынган суррогат алкогольне тиз арада юк итүне тәкъдим иткән канун проектын хуплады. Тәкъдим 2023 елда Ульяновск өлкәсендә җитештерелгән "Мистер сидр" продукциясе белән күпләп агулану очрагы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Ул чакта контрафакт сидр куллану аркасында дистәләгән кеше һәлак булды, ә үтергеч агу Русиянең берничә төбәгендә табылды. Нәтиҗәдә "Мистер сидр" маркалы продукциясен бөтен ил буенча сатуны тулысынча туктатырга карар ителде.

Әлеге вакытта закон чыгаручыларның эше дәвам итә, ә "Республика Башкортостан" басмасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгына бүген контрафакт алкогольгә каршы көрәш өлкәсендә хәл турында сөйләүләрен сорап мөрәҗәгать иткән. Законга буйсынган сатып алучыларга ничек суррогат алкогольгә юлыкмаска? Чөнки шул ук сидрны кешеләр гаражларда түгел, ә хәләл кибетләрендә сатып алган да бит...

– Безнең ведомство сәүдә һәм хезмәтләндерү өлкәсенә караган биналарда һәм корылмаларда гына хәмер продукциясен ваклап сатуны төбәк дәүләт контроле астында тота, –ди сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры урынбасары Илһам Бикбулатов. – Легаль булмаган хәмер сату очраклары күбрәк йорт янында зур булмаган кибетләрдә, бигрәк тә авыл җирендә һәм шәһәр эчендә теркәлә.

Челтәр магазиннарында һәм зур сәүдә объектларында кагыйдә бозулар сирәгрәк очрый, чөнки алар контроль органнары игътибары астында.

Суррогатның таралу сәбәбе – сату рентабельлегенең югары булуы. Бу үз чиратында аны җитештерүне һәм сатуны стимуллаштыра.

Тулырак: https://resbash.ru/news/pravo/2025-03-19/pokupay-da-proveryay-4163792

Фото: БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: