+12 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
24 март , 09:00

Низагларга юл куймаска!

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышын үткәрде. Көн тәртибендә махсус хәрби операция шартларында милләтара тотрыклылыкны саклау мәсьәләләре каралды.

Низагларга юл куймаска!
Низагларга юл куймаска!
– 150дән артык халык вәкилләре гасырлар буе тату һәм бердәм булып яшәүче Башкортстан өчен милләтара һәм конфессияара низагларга каршы көрәш мәсьәләләре власть органнары һәм җәмәгатьчелек лидерлары эшендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе булырга тиеш. СВО шартларында бу аеруча мөһим, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе Советның тематик утырышларын үткәрү тәҗрибәсен дәвам итәргә тәкъдим итте, бу көн кадагындагы мәсьәләләргә объектив караш булдырырга һәм актуаль бурычларны төгәл хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Утырышта, шулай ук, республиканың дини лидерла
ры – Урыс Православие чиркәве Мәскәү патриархатының Башкортстан митрополиясе башлыгы, митрополит Никон, Русия Үзәк Диния нәзарәте составындагы мөселманнарның төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөхәммәт Таҗетдинов һәм Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур Биргалин чыгыш ясады. Алар белдерүенчә, яшьләрне үзебезнең рухи-әхлакый кыйммәтләрдә, Русиянең бөек патриотлары үрнәгендә тәрбияләргә кирәк.

Республика җитәкчесе ассызыклавынча, традицион дини конфессияләр рухи кыйммәтләрне формалаштыруда, социаль бердәмлекне ныгытуда һәм җәмгыятьтә әхлакый мохитне яхшыртуда мөһим роль уйный.

Утырыш ахырында төбәк җитәкчесе Совет әгъзаларына конструктив эш өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: