Чакмагыш районы үзәгендә яшәүче Тәслимә Халикова менә бер ел инде матур да, күңелле дә, моңсу да тәэссоратлар астында яши. Нәкъ бер ел элек ул республикада эшләп килгән “Башкортстанда озын гомерлелек.Туризм” программасы кысаларында оештырылган сәфәрдә ─ Белоруссиядә булып кайтты. 40 ел ветеринария табибы булып хаклы ялга чыккан ханым моңа кадәр андый ерак сәфәрләрдә йөргәне булмаган.
─ Республикада гамәлдә булган шушы программа буенча мин тәүдә Башкортстанның бик матур урыннарын йөреп чыктым: Уфа шәһәрендә, Бөре, Илеш районнарында, Туймазының “Бабай утары”нда булдым. Аннары, Белоруссиягә бару мөмкинлеге килеп чыккач, һич икеләнми анда барырга заявка бирдем. Шулкадәр ошады, белоруслар бик кунакчыл, эчкерсез, гади халык. Аэропорттан ук каршы алдылар, уңайлы кунакханәгә урнаштырдылар. Белоруссия немец фашистларыннан азат итүнең 80 еллыгын билгеләде. Шул җәһәттән республикада бик күп эшләр башкарылган иде. Без Бөек Ватан сугышы музеенда, вәхшиләр яндырган Хатынь авылында булдык. Дудутки авылындагы Борынгы халык кәсепләре һәм технологияләр музее белән таныштык, данлыклы “Беларусь” тракторлары җитештерүче заводның эшен карадык. Шушы программа булмаса, безнең төшебезгә дә кермәс иде бу сәфәр. Бик ризабыз, бик канәгатьбез, тагын кайда барырга дип планнар корабыз. Безгә шушындый мөмкинлек биргән проектны гамәлгә кертүче Башлыгыбыз Радий Хәбировка бик рәхмәтлебез, ─ диде ул безгә.
Проект республикада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән 2020 елдан эшләп килә. Бу вакыт эчендә ул чын-чынлап халыкчанга әйләнде: былтыр төрле программаларда һәм чараларда 470 меңнән артык кеше яки республикада яшәүче өлкән кешеләрнең яртысы катнашкан (барлыгы Башкортстанда 936,3 мең өлкән кеше яши).
Әйе, гомер озынлыгы арткан саен, өлкәннәрнең күбесе активлыкны сакларга, ял вакытын төрләндерергә, пенсиягә чыкканда да яңа компетенцияләрне үзләштерергә омтыла. Моны социологлар мәгълүматлары раслый, ВЦИОМ бәяләвенчә, актив социаль тормыш алып барырга тырышучы өлкән яшьтәге русиялеләрнең өлеше 87 процент тәшкил итә. Башкортстанда гамәлгә ашырыла торган проект бу иҗтимагый таләпкә җавап булды.
“Башкортстанда озын гомерлелек” проекты ике максатны күздә тота. Беренчесе ─ кешенең гомерен озайту. Ә икенчесе ─ аның торомышын яхшырак итү. Күзләре янсын, энергиясе, сәламәтлеге булсын өчен. Ул сәяхәт итсен, яңа күнекмәләр алсын, заманча тормышка яраклашсын өчен”, – диде Радий Хәбиров.
"Башкортстанда озын гомерлелек” җиде юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла: “Сәламәтлек”, ”Өлкән буын гражданнарын укыту”, “Туризм”, “Физик культура”, “Мәдәният һәм иҗат”, “Волонтерлык һәм остазлык”, “”Өлкән буын гражданнарының мәшгульлеге һәм керем дәрәҗәсен арттыру". Алар барысы да үзләренең актуальлеген һәм кирәклеген күптән исбатлады.
Алар арасында иң популяры ─ "Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм". Проектны гамәлгә ашыру дәверендә республикада һәм аннан читтә 56 меңнән артык кеше булып кайткан. Өлкән буын туристлары Башкортстанның төрле почмакларына: атаклы шиханнарга, хозур табигатьле Бөрҗән тарафларына, гүзәл Уфага яки сәүдәгәрләр Бөресенә, Туймазының “Бабай утары”на сәфәр кылган һәм бу тәкъдим ителгән маршрутларның тулы исемлеге түгел. 2023 елдан программада катнашучыларның якын чит илләргә бару мөмкинлеге барлыкка килде. Алар Беларусь һәм Үзбәкстанга сәфәрләрдән бик күп тәэссоратлар алып кайтты, ә путевканың бәясен өлешчә республика компенсацияләде. Әйткәндәй, күптән түгел Белоруссиягә сәфәргә чираттагы “көмеш” туристлар юнәлде.
─ Соңгы елларда “Башкортстанда озын гомерлелек” проекты кысаларында оештырылган бик күп сәфәрләрдә катнаштым. Аның иң хәтердә калганы, әлбәттә, Белоруссия булды. Балачакта Хатынь турында елый-елый укый идек, шул авылны үз күзләрем белән күреп кайттым. Белорусларның кунакчыллыгына сокланып бетәрлек түгел. Үзебезнең Башкортстанда да искиткеч матур урыннар күп. Әбҗәлилнең Яктыкүле генә ни тора! Республика буенча сәяхәт иткәндә аның өчен горурлык, җитәкчелегебезгә карата рәхмәт хисләре кичерәбез. Элек пенсиягә чыккан кеше тормыш арбасыннан төшеп калган кебек иде. Хәзер алай түгел, безнең хакта уйлаучылар, тормышыбызны яктырак, матуррак итүчеләр бар. Безгә шушындый мөмкинлек биргән кешеләргә, шәхсән республика башлыгы Радий Хәбировка зур рәхмәт, ─ диде Сибайда яшәүче Мәмдүдә Илбәкова. Ул әлеге проектның башка юнәлешләрендә, аерым алганда, “Физик культура” программасында да актив катнашуын белдерде.
“Әлеге программа өлкән буын кешеләренә сәяхәт итәргә мөмкинлек бирә, өйләреннән чыгарга, хәрәкәт итәргә, аралашырга мәҗбүр итә”, ─ дип язды республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.
Өлкән буын өчен кирәкле тагын бер юнәлеш ─ “Сәламәтлек", ул төрле профилактик акцияләрне, медицина тикшерүләрен, диспансерлауны, сәламәтлек мәктәпләрен үз эченә ала. Профилактик чараларда һәм медицина тикшерүләрендә генә дә республиканың 160 меңнән артык өлкән кешесе катнашты. 250 меңнән артык кешене физкультура дәресләренә җәлеп итүгә ирешелде. Өлкән буын актив рәвештә йога, скандинавия йөреше белән шөгыльләнә, ГТО нормативларын тапшыра. Сүз уңаеннан, нормативларны уңышлы тапшыручылар физкультура-савыктыру хезмәтләренә 10 мең сум номиналлы сертификатлар алды. Соңгы ике елда 36,3 миллион сумлык 3626 сертификат бирелгән.
Билгеле булуынча, укырга беркайчан да соң түгел. Соңгы ике елда “Башкортстанда озын гомерлелек” проектында катнашучы 3,5 меңнән артык каеше укулар узды. Укыту, физкультура-сәламәтләндерү һәм ял итү чаралары кысаларында компьютер белеме, декоратив-гамәли сәнгать, гомуми физик әзерлек, аквааэробика дәресләренә 2 мең сумлык сертификатлар бирелде. 2022-24 елларда алардан 2808 кеше файдаланган. Планнарда ─ сертификат номиналын ике тапкыр арттыру һәм укырга теләүчеләрне тагын да күбрәк җәлеп итү.
Моннан тыш, 10 меңнән артык өлкән кеше үзләрен волонтерлыкта тапкан, 200 меңнән артыгы мәдәни-киңкүләм һәм ял итү чараларында катнашкан.
“Башкортстанда озын гомерлелек” программасына кызыксыну һәм ышаныч елдан-ел арта. 2021 елда анда ─ 137 мең, 2022 елда – 293 мең, ә 2024 елда – 470 меңнән артык кеше катнашкан.
2025 елдан “Гаилә” гомумдәүләт проектының “Өлкән буын” Федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылачак программада яңа чаралар: осталык дәресләре, финанс грамоталылыгы буенча консультацияләр, студотрядлар белән тематик чаралар, көндезге үзәкләрне оештыру һәм башкалар булачак. Башка төбәкләр, аерым алганда Мәскәү өлкәсе тәҗрибәсен өйрәнү планлаштырыла, анда мондый проект гамәлгә ашырыла. Бу Башкортстанда гамәлгә ашырыла торган программаның мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
Программаның үсешенә инфраструктураны – Башкортстанның шәһәр һәм районнарында актив озын гомер үзәкләрен оештыру ярдәм итә, алар өлкән буын кешеләрен җәлеп итү үзәкләренә әверелә. 2023 ел башына республикада нибары ике шундый үзәк бар иде, ә бүген алар ─ 45. Бу фонда Калтасы районы аерылып тора, анда Башкортстан Башлыгы гранты акчасына 28 үзәк булдырганнар.
Киләчәктә программага өлкән буын тагын да активрак җәлеп ителәчәк. Моның өчен муниципалитетларда үткәрелә торган мәдәни-ял итү чаралары турында мәгълүматны арттырырга кирәк. Моннан тыш, “Башкортстанда озын гомерлелек” порталы эшләп бетереләчәк, анда тагын да күбрәк файдалы мәгълүмат барлыкка киләчәк.
Фото: сайт "Башкирское долголетие"