Ата-аналар форумы узачак
29 мартта Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында «Туганнар, яратканнар» дип аталган республика Ата-аналар форумы узачак.
Чара ата-аналарны, педагогларны һәм «Беренчеләр хәрәкәте» активистларын балаларны тәрбияләү, аларга белем бирү һәм үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуга җыячак.
Форум программасына алты тематик блок керә: психология, мәгариф һәм тәрбия, иминлек һәм сәламәтлек, ярдәм, иҗат һәм балалар, ата-аналар берлеге. Катнашучыларны экспертлар лекцияләре, балалар өчен иҗади остаханәләр, мәгариф оешмалары күргәзмәсе һәм башка чаралар көтә.
Форум тәҗрибә уртаклашу һәм үзара ярдәм итү өчен ата-аналар берләшмәләрен булдырырга ярдәм итәчәк.
Катнашу бушлай, түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://clck.ru/3HSr6V.
Оештыручылар булып Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге тора.
Фото: Башинформ