-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
26 март , 11:30

Башкортстан «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр-2025 » форумында катнашачак

Ел саен үткәрелә торган «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр-2025» федераль форумында катнашуга заявкалар 15 майга кадәр кабул ителә.

Башкортстан «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр-2025 » форумында катнашачак
Башкортстан «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр-2025 » форумында катнашачак

Форум Русия Президенты указы нигезендә 2022 елдан уздырыла. Чараны оештыручылар - Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм Росконгресс фонды, берлектә оештыручы - "ВЭБ РФ" дәүләт корпорациясе. Чараның максаты - Русия суверенитетын ныгытуга һәм ил үсешенең милли максатларына ирешүгә үз өлешен кертә алган русиялеләрнең иҗтимагый әһәмияттәге башлангычларына ярдәм итү.

Быел идеяләр һәм проектлар биш тема буенча кабул ителә: социаль, эшкуарлык, технологик, кадрлар, шулай ук экология һәм климат.

Форум өч этапта уза: форумның «идея.росконгресс.рф» сайтында заявкалар бирү, эксперт бәяләмәсе һәм иң яхшы идеяләрне 7 июльгә кадәр билгеләү, аннары йомгак ясау һәм презентацияләр. Иң көчле идеяләрне ил җитәкчелегенә июльдә финалда тәкъдим итәчәкләр, ул Түбән Новгородта узачак.

Оештыручылар республиканың битараф булмаган кешеләрен форумда катнашырга чакыра. Идеяләрне экспертлар һәм фикердәшләр белән берлектә эшләп бетерергә һәм дәүләттән һәм бизнестан ярдәм алырга мөмкин.

Фото vk.com / ideasforum.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: