Яраткан шагыйребез, күренекле якташыбыз, милләттәшебез, һәрвакыт шаян, оптимист, оста, үткер телле, искиткеч сәләтле әдип редакциябезгә бүген дә елмаеп килеп керер кебек. Тик аларны кире кайтарып булмый шул...
Роберт Миңнуллинның шигырьләрен өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да ярата. Гомеренең соңгы елларында ул Интернетны яулап, социаль челтәрләрдә дә популярлашкан иде. Күренекле шагыйрьнең сәхнәдән сөйләгән ялкынлы, оста чыгышларын да онытырлык түгел. Ул катнашкан һәр кичә, чара искиткеч ямьле, фәһемлегә әйләнә иде.
Роберт Миңнуллин “Кызыл таң”ның барлык юбилейларында, бик күп кичәләрендә катнашты. Инде биш ел үтсә дә, бу югалтуны кабул итү бик авыр.
Фото: "Кызыл таң" сайты