Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
28 март , 10:45

Балыкларны коткардылар

Кыш көне буа һәм күл өсләре боз белән капланганга күрә, балыклар, һава җитмәү сәбәпле, һәлак була. Районда моңа юл куймас өчен сулыкларны ачу буенча чаралар үткәрелеп тора. Шундыйларның берсе – “Балыкларны коткарыйк!” дип исемләнгән акция Исмәгыйль авылындагы буада үткәрелде.

Балыкларны коткардылар
Балыкларны коткардылар
“Аек авыл” республика бәйгесендә район данын яклаучы Исмәгыйль авылы халкы изге эшкә бердәм булып кушылды, күпләр гаиләләре белән катнашты. Һәркем үзе белән балта, бораулар, көрәкләр күтәреп килде һәм урындагы буада 50 кечкенә бәке ясадылар.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: