+10 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
28 март , 10:35

Сертификат тапшырылды

Кырмыскалы районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү проблемасы төрле дәүләт программалары ярдәмендә хәл ителеп килә. Шушы көннәрдә Сәвәләй авылында яшәүче Абдуллиннар гаиләсендә истәлекле һәм күптән көтелгән вакыйга булды – аларга торак алуга сертификат тапшырылды.

Сертификат тапшырылды
Сертификат тапшырылды
Өч бала тәрбияләүче Абдуллиннар 2018 елның октябреннән торак алуга чиратта тора иде. Ниһаять, күпбалалы гаиләнең хыялы тормышка ашты. Бу документ аларның зур һәм тату гаиләсе өчен уңайлылык һәм тотрыклылык тәэмин итүдә мөһим адым булды.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: