+10 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
28 март , 06:30

Юл билгеләрен санламау юлдан яздыра

Водительләр дә, җәяүлеләр дә аларны катгый үтәргә тиеш!

Юл билгеләрен санламау юлдан яздыра
Юл билгеләрен санламау юлдан яздыра
Уфада юл-транспорт һәлакәтенә юл куйган һәм шуның нәтиҗәсендә кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән водитель суд алдына басачак. Башкортстан прокуратурасы мәгълүматлары буенча, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган ир юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның декабрендә төнлә “ВАЗ-2110” руле артындагы машина йөртү хокукы булмаган ир-ат Уфада Пушкин һәм Аксаков урамнары киселешен светофорның тыю сигналына үтә, анда ул “Пежо 408” һәм “Мерседес ГЛЕ 400” ав­томобильләре белән бәрелешә. Һәлакәттә безнең ил машинасы пассажирының сәламәтлегенә авыр зыян салына.
Водитель үз гаебен таныган. Җинаять эше карау өчен Киров район судына җибәрелгән.
 
Уфаның Комсомол урамында “Lada Largus” автомобиле белән идарә итүче 21 яшьлек хатын, Бессонов урамы ягына таба барганда, каршы юлдан килгән “Nissan Teana” белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә “Largus” пассажирлары – 46 яшьлек хатын һәм аның өч яшьлек кызы төрле җәрәхәтләр алган, аларны дәваханәгә алып киткәннәр.
Шакшада “Нива” машинасы хатын-кызны бәрдергән. Авария Шакша микрорайонына кергән юлда булган.
Беренчел мәгъ­лүматлар буенча, Иг­лин районында яшәү­че 70 яшьлек ир “Лада Нива” руле артында ярамаган урыннан юл аша чыгучы 43 яшьлек уфалыны бәрдергән. Юл-транспорт һәла­кәте нәтиҗәсендә җә­яү­ле ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлгән.
 
Башкортстанда мәк­тәп автобусы катнашлыгында юл-транспорт вакыйгасы булган. Бәхеткә, балаларның берсе дә зыян күрмәгән, дип хәбәр итә республиканың ЮХХДИ матбугат хезмәте.
Авария Чишмә – Аксен – Кыргыз-Миякә автоюлында булган. “ВАЗ-21099” машинасы водителе “Узу тыела” билгесе гамәлдә бул­ган зонада йөк транспорт чарасын узып китәргә булган.
Бу вакытта йөк машинасына каршы хәрәкәт итүче “ПАЗ” мәктәп автобусы Яңа Усман авылы юнәлешендә сулга борылыш башкарган. Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль автобуска килеп бәрелгән.
Юл-транспорт вакыйгасы вакытында автобуста патриотик концерттан кайтып баручы 20 укучы булган. Вакыйга урынына тиз арада медицина хезмәткәрләре килеп, балаларны караган. Укучыларның әти-әниләре дә тиз арада авария булган урынга килеп җиткән һәм балаларын өйләренә алып кайткан.
“ВАЗ” автомобиле водителенә карата тыелган урында каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм авария ясаган өчен административ протокол төзелгән.
 
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез һәм юл билгеләренә игътибарлы булыгыз!


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: