+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2025, 19:05

"Бу әхлаксыз гамәл, - дип исәплим..."

Җәмәгать эшлеклеләре йортсыз хайваннарны йоклатып үтерү турындагы закон проектын хупламады.

"Бу әхлаксыз гамәл, - дип исәплим..."
"Бу әхлаксыз гамәл, - дип исәплим..."
Русия Иҗтимагый палатасында караучысыз калган хайваннарны йоклатып үтерү турындагы тәкъдимне кабул итмәделәр. Иҗтимагый палата вәкилләре билгеләп үткәнчә, кешеләргә һөҗүм очракларының шактый өлеше нәкъ менә хуҗалар күзәтүе астында булган дүрт аяклыларга туры килә.

Закон проекты февраль ахырында депутатлар төркеме тарафыннан Дәүләт думасына карауга кертелде.

"Иҗтимагый палата Федераль закон проектын хупламый", — диелгән Русия Иҗтимагый палатасы бәяләмәсендә, ул закон проектының Иҗтимагый экспертизасы нәтиҗәләре буенча формалаштырылган.

Тулырак: https://ria.ru/20250403/zakonoproekt-2009013189.html

Башкортстан Иҗтимагый палатасының Инновацион үсеш, кече һәм урта бизнес, эшкуарлык һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Энҗе Әхмәдуллина Русиянең Иҗтимагый палатасын хуплады, ул закон проектын эшләп бетерергә кирәк дип саный. Ул хайванның яшен, сәламәтлек торышын, агрессия дәрәҗәсен, социумда адаптацияләү мөмкинлеген, шулай ук бу процедура тәкъдим ителгән авырулар исемлеген исәпкә алып, аны йоклатуны кулланырга мөмкин булган төгәл критерийлар җыелмасын билгеләргә тәкъдим итте.

Аның фикеренчә, караучысыз калган хайваннарны йоклатудан баш тартсаң, барлык кирәкле таләпләргә җавап бирә торган приютлар төзүдә эшне җайга салырга кирәк.

"Узган ел безнең тарафтан үткәрелгән этләр өчен приютларның иҗтимагый мониторингы аларда тоту шартларының нормальгә кадәр ерак булуын күрсәтте. Шуны аңларга кирәк, бүгенге көндә йөзләрчә һәм меңнәрчә караучысыз хайваннар өчен шартлар тудыру өстәмә финанс кертемнәре таләп итә, алар шулай ук халыкның яшәеше өчен төрле социаль һәм инфраструктура чыгымнары өчен кирәк", - дип билгеләде җәмәгать эшлеклесе.

Шулай ук ул бу мәсьәләнең гуманлылыгына да игътибар итте. Караучысыз хайваннар армиясен булдыруда кече туганнарыбызга җавапсыз караган кешеләр үзләре гаепле.

"Кешелеккә шундый ысул белән йортсыз хайваннар популяциясен киметүгә җаваплылык алу әхлакый булырмы? Эт яки песи бернәрсәдә дә гаепле түгел бит", - диде Энҗе Әхмәдуллина.

Фото:риа.ру


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас