Кушнаренко районының Якуп авылындагы Эшчеләр урамында кичләрен караңгы һәм баганаларда фонарьлар җитмәве турында былтыр декабрьдә Башкортостан Башлыгы Радий Хәбировның “Туры элемтә”сенә урындагы халык язган һәм чаралар күрүне сораган. Социаль челтәрләрдә комментарийны Башкортстанның “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән. Район хакимияте мөрәҗәгатьне эшкә алган. Матвеевка авыл Советы белгечләре урынга чыгып, участокны тикшергән һәм, өстәмә дүрт фонарь куярга кирәк, дигән карарга килгән. 20 мартта Якуп авылында урамны яктырту тергезелгән.
Халыкның социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатеннән соң Уфа шәһәренең Кустарная урамында Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе янында чокырларны ямаганнар. Уфаның Киров районы хакимияте мәсьәләне контрольгә алган. 26 мартта район коммуналь хезмәте белгечләре чокырларны ямаган.
Тагын бер инцидент Октябрьский шәһәре хакимияте хезмәткәрләре белән бергә эшләнгән. 24 мартта социаль челтәрләрдә бер кеше Куйбышев урамындагы 32нче балалар бакчасы янында фонарь янмавы турында язган. “Төзекләндерү” учреждениесе эшчеләре яктырткычны алмаштырган.
16 мартта уфалы Уфа шоссесы, 18 адресы буенча яңгыр сулары агып китә торган урынны чистартуны сораган. Мөрәҗәгатьне “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән. Октябрь районы хакимияте һәм подрядчы оешма хезмәткәрләре проблеманы шул ук көнне хәл иткән.
Уфаның Ленин районында яшәүче кеше социаль челтәрләрдә Жуковский урамындагы 18нче йорт янындагы машина юлы кар сулары белән тулганлыгын хәбәр итә һәм чара күрүне сорый. Проблеманы хәл итү белән Ленин районы хакимияте һәм коммуналь хезмәтләр шөгыльләнгән.
Стәрлетамакта яшәүче хатын Артем урамындагы 1нче балалар мәктәбе янындагы яңгыр сулары агу коесының рәшәткәсе булмавына игътибар иткән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә 21 мартта хәбәр калдырган. Республикага идарә итү үзәгенең мәгълүмат системасы шикаятьне теркәгән. Ике көннән соң Торак-коммуналь хуҗалык идарәсе белгечләре кое янын ремонтлаган.
Уфаның Киров районында яшәүче ханым социаль челтәрләрдә Менделеев урамындагы “2нче даруханә” тукталышын тәртипкә китерүне һәм граффитины бетерүне сораган. Хәбәрне Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системалары теркәгән, Киров районы хакимияте контрольгә алган. Коммуналь хезмәтләр тукталыштагы граффитины буяган. Район хакимияте белгечләре мәсьәләне контрольдә тотачагын һәм Киров районындагы башка тукталышларның торышын даими тикшерәчәген белдергән.
“Уфаның Аксаков урамындагы 60 һәм 62 йортлар арасында 44нче поликлиника урнашкан, аның янында авария хәлендәге 5 агач калган. Узган елның июль-август айларында безнең үтенеч буенча агачларны кисү үткәрелгәндә аларны, ни өчендер, калдырганнар. Агачлар картайган, нык авышкан, көчле җил искәндә аларның теләсә кайсы вакытта авуы ихтимал, ә башка көннәрдә ботаклары машиналар өстенә сынып төшә. Район хезмәтләреннән бу агачларны тулысынча кисүне сорыйбыз”, –─ дип язган социаль челтәрләрдә Н. Әсәдуллина.
“Районның коммуналь хезмәтләре Аксаков урамындагы агачларны карады, алар корымаган, үсеше тукталмаган. Аларны кисү мәсьәләсе быел яз яфрак ярганнан соң хәл ителәчәк”, –─ дип җавап биргәннәр башкаланың Ленин районы хакимияте коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү бүлегеннән.