1 марттан республика кешеләре банкларга һәм микрофинанс оешмаларына үз-үзләренә кредитлар һәм заемнар бирүне тыя ала. Башкортстанның Финанс үзәгеннән хезмәттәшләребез белән бергә моның ни өчен кирәклеген, аны ничек рәсмиләштерергә һәм гамәлдән чыгарырга мөмкин булуын аңлатабыз.
1. Үз-үзеңне тыю нәрсә ул?
Башкортстан бүген илнең кредитлар иң күп алынган төбәкләренең берсе булып тора. “РИА Новости” тикшеренүләре күрсәтүенчә, республикада эшләүче һәр кешенең уртача ярты миллион сумлык кредиты бар. Аларны каплауга заемщик үз хезмәт хакының 80 процентын диярлек сарыф итә. Кредитларны хәзер бик югары процент белән бирәләр, шуңа күрә банктан бурычка акча алу турындагы һәр карар төптән уйланылган булырга тиеш. Үз исемеңә кредит рәсмиләштерүне тыю нәкъ менә үзең өчен заем акчаларын алырга кирәкме-юкмы икәнлеген төгәл аңларга ярдәм итәчәк. Бәлки, акчаны экономияләп, банклар һәм бигрәк тә микрофинанс оешмалары ярдәменнән башка да яшәп буладыр?
Тагы да мондый тыю безне паспортларыбыз, логиннар һәм парольләр күчермәләреннән файдалана алган мошенникларның явыз гамәлләреннән сакларга ярдәм итәчәк. Кайвакыт без үзебез дә җинаятьчеләргә эшне җиңеләйтәбез: шәхси мәгълүматларыбызны таныш булмаган сайтларда калдырабыз, шәхси кабинетка керү мөмкинлеген бирәбез.
Үз исемеңә кредит алуны тыю механизмын кертергә Русия Үзәк банкы тәкъдим итте. Аның асылы шунда: кеше үзенә микрозаймнар һәм кредитлар бирүгә махсус тыю билгели ала. Мондый тыю ипотека, автокредит һәм белем алу кредитларына кагылмый. Бу өч очракта мошенниклык схемалары мөмкин түгел диярлек, чөнки акча шундук адресатка, мәсәлән, мәгариф оешмасына күчә.
Тыю яңа кредитларга гына кагыла. Гамәлдәге кредитларны һәм заемнарны сез график буенча каплатуны дәвам итәсез.
2. Бу ничек эшли?
Әйткәндәй, элек тә кредитка чикләү куярга мөмкин иде, ләкин моның өчен һәр тәгаен банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк иде. Хәзер исә бер тыю барлык кредит оешмалары өчен дә гамәлдә булачак.
–─ Сез “Дәүләт хезмәтләре” порталында гариза язасыз. Сезнең тыю турындагы билге сезнең үткән һәм хәзерге кредитлар/заемнар турында мәгълүматлар сакланучы кредит тарихлары бюросына (БКИ) кертелә, – дип аңлата Башкортстанның Финанс үзәге эксперты Светлана Вәлиева. ─– Теләсә кайсы банк һәм микрофинанс оешмасы, сезгә яңа кредит/заемны хуплаганчы, үз исемегезгә тыю юкмы икәнлеген тикшерергә тиеш. Әгәр бар икән, сәбәбен күрсәтеп, баш тартырга тиешләр. Ә инде, кредит бирүне тыю турындагы тамга булуга карамастан, бирәләр икән, сездән бурычны кайтаруны таләп итү хокукыннан мәхрүм ителәләр.
3. Ничек рәсмиләштерергә?
Үз исемеңә кредит рәсмиләштерүне тыюга гаризаны “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша бирергә мөмкин, 2025 елның 1 сентябреннән исә моны Күпфункцияле үзәктә дә эшләп булачак.
“Дәүләт хезмәтләре”ндә шәхси кабинетка керәбез, “Штрафлар һәм салымнар” бүлеген табабыз. Экранның сул өлешендәге хезмәтләр арасыннан “Кредит алуга тыю билгеләү”не сайлыйбыз. Шулай ук робот Макска да язарга мөмкин, ул шунда ук әлеге хезмәткә сылтама җибәрәчәк. Мәгълүмат белән танышыгыз һәм “Башларга” төймәсенә басыгыз.
Шәхси мәгълүматларыгызны тикшерегез. Алга таба кайсы оешмаларга тыю гамәлдә булачагын сайлагыз: кредит (банклар) яисә микрофинанс, я тегеләре дә, болары да. Тыюның төрен билгеләгез: турыдан-туры һәм дистанцион бирүгә –─ беренче очракта сез шәхси мөрәҗәгать иткәндә дә, Интернет һәм телефон аша да кредит ала алмаячаксыз; әгәр икенче вариантны сайласагыз, тыю дистанцион бирүгә генә гамәлдә булачак. Гаризага кул куегыз, моның өчен гади электрон имза да кабул ителә, ул шунда ук – “Дәүләт хезмәтләре”ндә формалаштырыла. Гаризаны җибәрегез һәм аны алулары турында хәбәр килүен көтегез. Тыю вакыты чикләнми, әмма аны теләсә кайсы вакытта гамәлдән чыгарырга мөмкин.
4. Бүлеп түләүчеләргә кагыламы?
– “Сплит”, “Өлешләтә”, “Бүл” һәм сатып алуны берничә кыска түләүгә бүлү өчен кулланыла торган башка сервислар ничек бар, шулай эшләячәк. Бу кредит продукты түгел, –─ ди Светлана Вәлиева. –─ Шул ук вакытта бу сервисларның киңәйтелгән, яхшыртылган һәм башка вариантлары – “СуперСплит”, “Өлешләтә Плюс” бу инде банкта түләүне кичектереп тору. Мондый продуктны рәсмиләштереп, сез кредит килешүенә кул куясыз. Сездә түләүләр саны арта, өстәп түләүләр барлыкка килә.
Сезгә сатып алуларга 100-200 мең сумга кадәр сумманы хупларга мөмкиннәр. Бу – кредит продуктлары, әгәр рәсмиләштерелгәннәре булмаса, аларны алу мөмкин булмаячак. Банктан заказны рәсмиләштергәндә тәкъдим ителә торган 3-6-12-24 айлык белем бирү курсларын сатып алуга кичектереп түләү белән дә шул ук хәл. Аларны, шулай ук, банк яисә микрофинанс оешмалары тәкъдим итә. Алардан файдалану мөмкин булмаячак.
5. Ничек гамәлдән чыгарырга?
Үз исемеңә кредит рәсмиләштерүне тыюны “Дәүләт хезмәтләре”нең “Штрафлар һәм салымнар” бүлегендә, бу юлы “Кредит алуга тыюны гамәлдән чыгару” хезмәтен сайлап бетерергә мөмкин.
Әгәр тыюны рәсмиләштерү өчен гади электрон имза да җитәрлек булса, гамәлдән чыгару өчен, һичшиксез, көчәйтелгән электрон имза кирәк булачак. Аны алу өчен “Госключ” кушымтасын күчереп алырга һәм анда шундый имза формалаштырырга кирәк булачак. Яки үзегезнең паспорт, ИНН, СНИЛС белән Күпфункцияле үзәккә барырга. Һәм инде бу имза белән “Дәүләт хезмәтләре”ндә тыюны гамәлдән чыгаруга гариза бирергә.
Тыю ике календарь көннән соң гамәлдән чыгарылачак. Бу “суыну чоры” дип атала, ул сез барысын да яхшылап уйласын, яки мошенниклар белән аралашканнан соң, үз гамәлләрегез турында уйлана башлап, акылга килү өчен бирелә.
6. Бу гамәл мошенниклардан коткарырмы?
Мошенниклык схемаларының яшәргә сәләтле булуы киберҗинаятьчеләрнең яңа шартларга тиз җайлашуы белән аңлатыла. Үз исемеңә кредит рәсмиләштерүне тыю җинаятьчеләрнең тормышын катлауландырачак, ләкин алардан тулысынча коткара алмаячак. Шуңа күрә уяу булыгыз: таныш булмаган телефон номерларына җавап бирмәгез, шәхси мәгълүматларыгызны чит кешеләргә ышанып тапшырмагыз, кредит тарихын даими тикшерегез.