+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 апрель 2025, 15:30

Искә ал һәм хөрмәт ит!

Башкортстанда быел Искә алу һәм хөрмәт итү көне 3 майда узачак.

Искә ал һәм хөрмәт ит!Искә ал һәм хөрмәт ит!
Искә ал һәм хөрмәт ит!
Тиешле указга республика Башлыгы кул куйды һәм ул Башкортстан хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылды.

Документ рухи традицияләрне, гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга юнәлтелгән.

Ел саен бу көнне төбәк халкы туганнарының каберен җыештыра, Бөек Ватан сугышы ветераннары каберлекләрен төзекләндерә һәм ташландык һәйкәлләрне тергезә.

Фото: "Центр содействия занятости молодежи Уфы"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас