+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 апрель 2025, 03:25

Башкортстанда 135 яңа аллея барлыкка киләчәк

Аларның күпчелеге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Башкортстанда 135 яңа аллея барлыкка киләчәкБашкортстанда 135 яңа аллея барлыкка киләчәк
Башкортстанда 135 яңа аллея барлыкка киләчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республика башкарма власть органнары һәм муниципалитетлар җитәкчеләрен төбәк Башлыгы каршындагы Гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү мәсьәләләре буенча Советның эшен игътибар белән күзәтергә чакырды.

Советның беренче утырышы үткән атнада узды. Радий Хәбиров белдерүенчә, Башкортстан тормыш сыйфаты буенча Стратегик башлангычлар агентлыгы рейтингында 10нчы урынны били, бу яхшы күрсәткеч. Республикада иң югары күрсәткечләр ─ Ишембай, Дүртөйле һәм Иглин районнарында.

Торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова чыгышын шәрехләп, Радий Хәбиров бу вакытта гадәттәгечә территорияләрне җыештыру, юлларны тузаннан һәм корыган яфраклардан чистарту буенча халыктан мөрәҗәгатьләр саны артуын ассызыклады. Ул, шулай ук, шәһәрләрдә язгы өмәләрнең рәсми нәтиҗәләре тиздән билгеле булачагын белдерде һәм бу вакытка кадәр Башкортстан Башлыгы каршындагы Контроль идарәсенә территорияләрне җыештыру буенча аның йөкләмәләрен үтәү өчен фотоконтроль алып баруны йөкләде. “Иң ямьсез күренешләрне мин биредә бөтен республикага туры эфирда күрсәтәчәкмен”, – диде ул муниципалитетлар башлыкларына мөрәҗәгать итеп.

Төбәк Башлыгы былтыр республиканың барлык шәһәрләренең шәһәр мохите сыйфаты индексы рейтингына эләгүен шәрехләде. Бу индексны белгечләр илнең 1116 шәһәре өчен 36 параметр нигезендә исәпләп чыгарган. “Безнең барлык шәһәрләр дә рейтингка кергән. Алар барысы да яшәү өчен уңайлы дип табылган”, – дип билгеләде Радий Хәбиров.

Әгәр 2018 елда Башкортстанда андыйлар нибары алты булса, 2023 ел нәтиҗәләре буенча инде ─– 17, ә хәзер бу рейтингка беренче тапкыр 21 шәһәр кергән. Бөтенрусия рейтингы нәтиҗәләрен шәрехләп, республика җитәкчесе Башкортстан башкаласының яхшы күрсәткечләрен аерым билгеләп үтте. “Алда –─ Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Пермь. Без ─– бишенче. Өстәвенә, Пермь белән Уфа арасында аерма нибары бер балл тәшкил итә. Уфаның идарә командасы белән бергә башкарган эшләребез шундый нәтиҗәләр бирә. Бик шәп, барыгызны да шундый яхшы эш белән котлыйм”, –─ дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров.

Киңәшмәдә транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова республикада чокырларны ямау барышы турында сөйләде. Ул билгеләп үтүенчә, моңа кадәр 12 асфальт-бетон заводы эшли башлаган, бу атнада тагын 19 завод эшкә кушылачак. Төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге юллардагы чокырларны 15 июньгә кадәр ремонтлау планлаштырыла.

Санлаштыру 1 майга кадәр тәмамланырга тиеш. Калган асфальт-бетон заводлары майда эшли башлаячак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 12 район һәм шәһәр кимчелекләрне санлаштыру һәм бетерү эшен башлаган да инде. Шул ук вакытта, 14 район һәм шәһәр әле бу эшкә керешмәгән. Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларын, республикадагы хәлләрне аңлау өчен, юл инфраструктурасы өлкәсендәге эшләрне контрольдә тоту һәм планлаштыру системасына мәгълүмат кертергә өндәде.

19 апрельдән 10 майга кадәр узачак “Яшел Башкортстан” акциясе кысаларында республикада 135 яңа аллея утырту планлаштырыла. Бу хакта торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова хәбәр итте. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Бу вакыйга уңаеннан республикада тематик аллеялар барлыкка киләчәк. Агымдагы язда барлыгы 7700 эре һәм 67 мең башка төрле үсенте утырту планлаштырыла. Акциядә 45 меңнән артык кеше катнашачак, шуларның 5 меңе ─– волонтерлар.
Киңәшмәдә, шулай ук, бизнес-шерифлар институты эшчәнлеге турында чыгыш тыңланды.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас