Башлангыч белемне Фәһимә апа туган авылында ала. 5нче сыйныфка Борайга йөреп укый башлый. Бу елларда Фәһимә апа анда картәти, картыкайларында (әнисенең әнисенә яратып шулай дәшкән) яшәгән. 8нче сыйныфта укый башлагач, елына 150 сум түләү тәртибе кертелә. Әтиләре золым корбаны булганлыктан, беркайдан да ярдәм көтеп булмый. Фәһимә апаның әнисе Борай базарында сатар өчен чабаталар бәйли, мич агартыр өчен акбур хәзерли, көнбагыш, чикләвек сата, балаларын укытырга шулай акча җыя. Җәй айларында әнисенә булышып, колхоз эшләрендә чыныгып, эшкә, дөнья көтәргә, гомумән, авыл тормышына өйрәнеп үсә Фәһимә апа.
1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Фәһимә апалар сыйныфында 25 укучы була. Фронтка мәктәп укытучыларын, сыйныфташ егетләрне дә ала башлыйлар. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, ике ай махсус курслар үтеп, Фәһимә апа Кузбай авылында укыта башлый. 1943-44 елларда Таңатар авылына татар теле укытырга җибәрелә. Анда башлангыч сыйныфлар укытучысын алмаштырып, ике сыйныфны бергә укыта. Борайга укытучылар конференциясенә баргач, РОНО мөдиренә туган авылын, әнисен, сеңлесе Халидәне бик сагынуын әйтеп, Кузбай авылына эшкә кайтаруларын үтенә.
Педагогик белемне ул Бөре татар педагогия училищесында ала. 1948 елда имтиханнарны экстерн тапшырып, Фәһимә апа аттестат ала.
1949-50 елларда Бустанай авылы мәктәбендә бишенче сыйныф ачылгач, татар теле, математика, физкультура, рәсем, җыр дәресләрен укытырга йөри. Тумышы белән Калмык авылыннан булган, Бөек Ватан сугышы ветераны, Әҗәк, Каразирек авылларында эш күрсәтергә өлгергән, 1947 елда Кузбай авылы мәктәбенә директор итеп җибәрелгән Яхъя абый Нигъмәтҗановка 1950 елда кияүгә чыга. “Бик пөхтә, тәмәке тартмый, эшен ярата, таләпчән иде, мин тәвәккәлләдем инде, риза булдым кияүгә чыгарга”, – дип Фәһимә апа ул елларны искә ала.
Фәһимә апа белән Яхъя абый авылның бик белемле, тырыш, хөрмәтле кешеләре була, Кузбай авылында яңа йорт төзеп, 1957 елда өй туе үткәрәләр, өч балага – ике ул, бер кызга тәрбия бирәләр. Мәктәп, җәмәгать эшләренең күп булуына карамастан, авылдашларыннан калышмыйча мал-туар, кош-корт та асрыйлар, бакчада бәрәңге, төрлесеннән яшелчә дә үстерәләр.
1980 елда 39 ел стаж белән Фәһимә апа лаеклы ялга туктый. “Директор хатыны” дигән исемгә тап төшермичә, Фәһимә апа әлеге көндә дә укучыларына, авылдашларга, балаларына файдалы киңәшләрен бирә. “Аллаһка шөкер, безнең картлыкка яхшы вакыт туры килде, муллыкта яшибез. Хөкүмәтебез пенсияне ай саен биреп тора. Яшьләргә әйтәсе килгән сүзем шул: эшләргә кирәк. Безнең балалар эшләп үсте, эчмәде, тартмады. Тормыш елдан-ел яхшыра. Таза булып эшләгән кешенең тормышы алга бара. Дөньялар гына тыныч булсын”, – ди Фәһимә апа. Озын гомерле булу нәселдән киләдер, ди ул. Аның әнисе Бибимәрзия әби дә озын гомерле була, аны 1987 елда соңгы юлга хөрмәтләп озаттылар.
Беренче укытучым Фәһимә апа бүген кызы Фәйрүзә тәрбиясендә яши. Өлкән уллары Илдар килене Римма белән Нефтекама шәһәрендә үз йортларында гомер кичерә. Күршедә генә кече уллары Айдар йорт салды, киленнәре Наталья белән бик матур тормыш көтәләр. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә җыелышып, очрашып торалар. Сабантуй бәйрәмнәрен, авылдашлар очрашуын оештырганда бик теләп ярдәмләшәләр.
Фәһимә апа хезмәттәшләрен җылы сүзләр белән генә искә ала. Сыйныфташы Гөлйөзем Фәхертдинова (Аитова) белән озак еллар бергә Кузбай авылы мәктәбендә укытучы булып эшләп, гомер буе мәктәпкә, укытучы һөнәренә тугры калулары хакында горурланып сөйли. Ике ахирәт Кузбай авылында гаилә кора, балалар үстерә һәм балачак, яшьлек елларын искә ала-ала гомер кичерә. 2017 елда Фәһимә апа белән Гөлйөзем апа 1нче Борай мәктәбе юбилеенда катнаштылар. Алар укыган еллар мәктәп өчен иң авыры, сагышлысы һәм югалтулар белән үткәне булгандыр. Фәһимә апаның һәм аның ире Яхъя абый Нигмәтҗановның, Тәнзилә апа Әхмәтшина, Рәшидә апа Килмәтова, Бәлхия апа Хаҗиева, Луиза апа Сафарова, Фәүзия апа Шакирова, Сәгъдия апа Камалтдинованың исемнәре укучылары – хәзер инде күпләре лаеклы ялда булган кешеләрнең хәтерендә якты истәлек булып саклана.
Алар эшләгән дәвердә Кузбай мәктәбе коллективы укытучылары һәм укучылары республика, район конкурсларында югары күрсәткечләргә иреште.
Һәр әйберне кадерләп саклау, матурлыкны күрә белү, төшенкелеккә бирелмәү, белемле, тәртипле, эш сөючән булу, чиста, пөхтә йөрү, сәламәт яшәү рәвешен сайлау, авылдашларны дус-тату яшәргә өндәү – бу сыйфатлар минем күңелемә беренче укытучым Фәһимә ападан сеңеп калгандыр. Тормышта үз урынымны табып, җәмгыятькә кирәкле кеше булып җитешүемдә беренче укытучымның да өлеше бәяләп бетергесез. Фәһимә Газизҗан кызына ныклы сәламәтлек, бәхетле, тыныч картлык телим!
Роза Габделхакова, китапханәче.
Борай районы, Кузбай авылы.