Гәзитебезнең даими укучысы һәм авторы Виниса Фәттахова ике гыйбрәтле хикәяте белән уртаклашты. Беренчесе – мәхәббәт, язмыш сынаулары һәм кеше йөрәгенең ныклыгы турында. Сугыш елларында ирен фронтка озатып, бишенче баласы белән авырлы хатын аның хәбәрсез югалуы турында хәбәр ала. Еллар үткәч, язмыш аларны кабат очраштыра, әмма бу очрашу татлы түгел, ә йөрәкне телгәли...
Икенче хикәят тә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына нигезләнгән. Фронттагы татар солдаты әсирлеккә эләгә, әмма рухы сынмый. Ул качып котылу юлын таба һәм ачлыктан хәлсезләнгән килеш урманнар аша юл ала. Тик язмыш аңа гаҗәеп бер очрашу әзерли: дошманы дип уйлаган немец аны үлемнән коткара.
Ике хикәят тә – безгә үткән буыннар сабагы, яшәү, мәхәббәт һәм гафу итү турында уйланырга мәҗбүр итә.
Ничек кенә дөнья көтүе авыр булса да, авылда яшәве күңеллерәк. Халык бер-берсен белә. Егетләр өйләнәм дисә дә, кызлар кияүгә чыкса да – затын, нәселен тикшерәсе юк.
Фазыйла апа да улына: “Улым, сиңа өйләнергә вакыт инде, армиягә барып кайттың”, – дип тукый иде. “Әнә, Гөлҗамал апаның кызы Флүсә шундый уңган, кулыннан килмәгән эше юк. Кешенең “төсенә” генә карап утырып булмый, дөнья да көтәргә кирәк”.
Ә Фәрит, сукранып кына: “Соң әни, яратмыйм мин аны!” – дип җаваплый иде. “Яши башлагач, ияләшерсең, бәбәйләр дә алып кайтсагыз – сөеп туя алмассың әле!” – ди әнисе.
Ә күрше кыз Флүсә инде күптәннән Фазыйла апаның улына гашыйк иде. Үткән бердә һәрвакыт Фазыйла апага елмаеп, сөйкемле итеп карап, берәр җылы сүз әйтеп китә торган иде...
Ничек кенә булса да, шул елның көзендә туй ясадылар. Табигате белән тыныч һәм тыйнак Фәрит Флүсәгә өйләнде. Вакыт тиз үтә, яшь гаиләдә бер-бер артлы балалар да туды – ике күркәм малай һәм ике сылу кыз Флүсә белән Фәритнең гаиләсен тулыландырды. Өметтә бишенче бала да бар иде...
Сүз уңаеннан, Флүсә чынлап та дөнья көтәргә шәп хатын булды. Йорт тирәсе һәрвакыт пөхтә, аш-су – өстәлдә.
Җәйнең бер матур иртәсендә урамдагы баганада эленеп торган “тәлинкә”, аяз көнне күк күкрәткән кебек, бөтен авылны яңгыратып сугыш башлануы турында хәбәр итә. Шул минуттан халык кара кайгыга бата: яше туры килгән һәркемне сугышка алып китәләр. Бишенче баласына йөкле калган Флүсә дә, дүрт баласын кочып, Фәрит артыннан елап кала...
Сугыш булса да, вакыт тиз уза. Фәриттән вакыт-вакыт килгән хатлар нәкъ сугыш бетәр алдыннан сирәгәя һәм бөтенләй туктала. Соңрак яугирнең хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә. Әй, Ходай, күпме генә еласаң да, яшәргә кирәк. Флүсә ялгызы гына балаларын аякка бастырды. Кызларының берсе – Илүсә училище бетереп, күрше районда балалар укыта башлады.
Көннәрнең берсендә игътибарлы укытучы күзенә бер малай чалына. Аның йөзе Илүсәгә шундый да таныш кебек тоела ки, малайны туктатып, “Синең фамилияң ничек?” – дип сорый. “Фәнис”, дип җаваплый малай.
Шул Фәнис исемле малай Илүсәгә “ирек” бирми, башыннан чыкмый. Малай турында кешеләрдән сораштыра торгач, мәгълүмат та белде: Фәнис – Фазлыев булып чыкты, авыл фельдшеры малае икән. Ләкин тумышы белән әтисе бу авылныкы түгел икәнлеге ачыкланды: хатыны Зимфира белән бергә сугыштан кайтып, әлеге авылга яшәргә килгән икән...
Әтисенең йөзен бик хәтерләмәсә дә, Илүсә һәрвакыт аны күрергә тели иде. Шуңа теге Фәниснең әтисен ярты ел диярлек күзәтеп йөрде ул...
Ә кышын үзенең туган авылына әнисе һәм туганнары янына ялга кайтты. Шулай бер Флүсә апа белән Фәрит абый турында сөйләшкәндә теге сәер Фәнис турында да сүз чыкты. Илүсә бу хәл турында әнисенә тәфсилләп сөйләде. Фәрит абыйның хәбәрсез югалуы турында хат Флүсә апаның кулында булса да, күрше авылга барып, Фәниснең әтисен күрергә карар кылынды.
Иртүк торып, юлга чыга алар. Безнең көннәрдәге кебек машиналар тыз-быз чабып йөрми шул ул заманда, ат туры килсә – зур шатлык. Ләкин, күбрәк җәяү бардылар, кичкә таба гына барып җиттеләр. Икенче көнне Илүсә мәктәпкә эшкә китте, ә Флүсә апа фельдшерның өенә юлланды. Капканы да шакып тормады, ачып керде. Ни күзе белән күрсен – ихатада Фәрите утыра!
Әлбәттә, Фәрит Флүсә апаның усал йөзен шундук таныды. Очрашу кызу башланды – Флүсә апа утын кисәге алып, Фәриткә очырды. “Оятсыз! Ничек син биш балаңны, газиз әнкәеңне оныттың?!” – дип үкседе Флүсә апа. Аның ягына очкан утын пәләннәреннән тайпылган Фәрит: “Әйдә, очыр! Шул кирәк миңа”, – дип кенә әйтә алды. Ихатадагы тавышларны ишетеп, Зимфира да йөгереп чыкты. Таныш булмаган хатынның аның иренә һөҗүменнән ул таң калды.
Бераз тынычлангач, Флүсә Зимфирага ике җөмләдә ниләр булганын сөйләп бирде. “Бәй, ул миңа бит беркемем дә юк дигән иде. Ул бик каты яраланган иде, чак үлми калды. Терелә алмастыр дигән идем... Фәрит, ник болай мине алдадың?” – дип кызды Зимфира да. “Сине мин бер күрүдә яраттым, шулкадәр гашыйк булдым сиңа! Мин синсез яши алмам дип уйладым!..” – дип аңлатты Фәрит.
“Ә мине син гомергә яратмадың! Яратмый яшәдең! Балаларың... Биш бала!..” – дип ярсыды Флүсә. “Балалар гел исемдә минем...” – дип җаваплады Фәрит.
Менә шулай, мәхәббәттән бизмән юк. Бик кызганыч... “Үлеп калган булсаң аяныч та булмас иде... елар идек тә, туктар идек!” – диде тәмам ярсыган Флүсә. Шул арада ихатага кызлары Илүсә керде. Үксегән әнисен күргәч берсүзсез хәлне аңлады ул. “Әнкәй, киттек кайтып, бернәрсәне дә кире кайтарып булмый”, – дип капканы ябып чыгып киттеләр.
Сугыш ветераны Гафурҗан абыйның сүзләренә караганда, сугыш тиздән бетә дисәләр дә, аның очы-кырые тиз генә күренмәгән әле. Каты бәрелешләрнең берсендә ул әсирлеккә эләккән.
Анда күргәннәрне сөйләп бетерерлек тә, онытырлык та түгелдер...
Җир казыйлар, тагы “җимерәләр”. Бу – бигрәк тә ачлы-туклы кешегә, иң авыр эш. Көч-хәл калмаган, ә немецлар “шнельле, шнельле” дип куа. Кая һәм ничек качарга? Гафурҗан абый план кора.
Бер уй килгән бит башына: чокыр ясый да, имеш, шунда кереп качып кала. Кич җитү белән полицайлар халыкны кире баракларга куган, ә Гафурҗан абый нәкъ шул чокрыга кереп качып калган. Полицайлар янә бер территорияне карап чыкса да, аны күрмәгән.
Гафурҗан абый шуышып кына яман урыннан кача. Куак араларына кереп, йоклап та ала, уянып куак астында үскән ниндидер үләннәрне ашый. Бер тәүлек диярлек куак астында качып утырганнан соң кич-кырын юлга чыга.
Котелогына тутырып алган бодай бөртекләрен ашап, көндез ышык урында утырып, ә төннәрен юл гизеп, Гафурҗан абый көннәрнең берсендә ниндидер бер авыл янына барып чыга. Колак салса, авыл ягыннан урысча тавышлар килгән кебек!..
Озак уйламыйча, Гафурҗан абый авыл ягына йөгерә. Ләкин авылга барып җитәлми, бер немец аның юлын бүлә. Ничә көн рәтле ризык күрмәгән, сугыш басымы һәм авыр эш белән хәлсезләнгән Гафурҗан абый дошманны күргәч ни эшләргә дә белми.
Немец та, бодай салынган котелогын тартып алып, каядыр берничә минутка югала. Үләргә җыенган Гафурҗан абый дошманның кире килгәнен күргәч, елап җибәрә.
Ләкин, немец Гафурҗан абыйны үтерми. Киресенчә, ярты котелок белән ботка китерә дә, каядыр китә. Җитмәсә, кашыгы да бар!
Гафурҗан абый ботканы гомер ашаганы булмаган кебек ашый. Шулай дошман боткасын тәмләп торганда, теге немец янә килә. “Бу мине ашатты, хәзер арестовать итә инде” дип уйлый героебыз. Ә теге немец кулын муенына куеп нидер сорый. Ымлавы буенча “Җиттеме, туйдыңмы?” дип сораган кебек була. Аңлашмасалар да, котелокны алып, янә ярты котелок ботка алып килә.
“Мин ул немецка гомер буе рәхмәтләр укыйм. Аның ярдәме белән, туган ягыма исән-имин кайтып, яшәп ятам. Бөтен немецлар да фашист түгел икән ул...” дип уртаклаша иде Гафурҗан абый.
Виниса Фәттахова.