Бала Уфада машина тәгәрмәчләре астына эләккән. Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, кичә кич 68 яшьлек машина йөртүче «Лада Нива» руле артында Калинин урамы буйлап Александр Невский урамына таба китеп барган була. Монда ул рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыккан балигъ булмаган баланы бәрдергән.
Юл һәлакәтендә 6 яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре белән медицина учреждениесенә китерелгән. Табиблар балага ярдәм күрсәткән һәм өлкәннәр озатуында өенә кайтарып җибәргәннәр.
Юл-транспорт һәлакәте очрагы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре административ тикшерү башлаган.
Фото: ГАИ Уфы