Уфада алкоголь белән агулануның коточкыч очрагы булган. Ике 13 яшьлек кыз, социаль челтәрләрдә роликларны карап, каты эчемлекләрнең берсен — абсентны татып карарга булганнар. Акча җыеп, үсмерләр кибеткә киткән. Алкогольне аларга беркем дә сатмаячагын аңлап, алар үтеп баручы ир-егет белән сөйләшкәннәр һәм ул алар өчен теләгән «яшел сыеклык» сатып алган. Алдан үзләре белән өйдән стаканнар эләктергән дус кызлар шәһәрнең үзәк паркына барып, бераз гына салып эчәләр. Берничә минуттан соң кызларны аңсыз хәлдә очраклы үтеп баручы табып ала һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадасын чакырта.
«13 яшьлек пациентларны Уфаның 17 балалар клиник дәваханәсенә алып килеп, көчкә аңнарына китергәннәр , — дип сөйләгән “UfaNovosti.ru” порталына Республика клиник наркология диспансерының диспансер-поликлиника бүлеге мөдире Раилә Әүхәдиева. — Дәваланганнан соң аларны безгә әңгәмәләшү һәм булган хәлнең сәбәпләрен ачыклау өчен җибәрделәр. Кызлар белән психологлар эшләде".
Портал әңгәмәдәше сүзләренчә, нигездә үсмерләр бүген сыра эчә һәм электрон тәмәке яки вейплар куллана.
"Балалар аларны зарарсыз дип ялгыш уйлый, әмма аларда ароматизаторлар белән берләштерелгән никотин бар. Һәм, иң куркынычы, үсмерләр контрольсез „төтәсли" — ягъни өйдә дә, мәктәптә дә, ә кайберләре дәрестә дә тарта, - дип сөйләгән Раилә Әүхәдиева. — Мондый балалар безгә әти-әниләре, укытучылары яки полицейскийлар белән сөйләшкәннән соң килеп эләгә».
Фото: Моя Уфа ВК