+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 апрель 2025, 06:10

Башкортстанга тагын экстрасенслар килде

Бу юлы Туймазы районындагы Райман авылына...

Башкортстанга тагын экстрасенслар килдеБашкортстанга тагын экстрасенслар килде
Башкортстанга тагын экстрасенслар килде
Башкортстанга янә «Битва сильнейших» (16+) телешоуында катнашучылар килде. Бу юлы тапшыру Туймазыдан 2 чакрым ераклыкта урнашкан Райман авылында төшерелде.

Катнашучылар тагын өчәү иде: Виктория Райдос, Юлий Котов һәм Максим Левин. Төшерү барышын күзәтеп торган кешеләр сөйләгәнчә, телемаглар узган елда һәлак булган ир-атның үлеме шартларын өйрәнгән.

Бу хакта былтыр сентябрьдә МЧС язган иде.

«Туймазы районының Райман авылында Өсән елгасыннан үлгән ир-ат тартып чыгарылган, ул киемдә булган», — дип хәбәр иткән ведомствоның матбугат хезмәте. Туганнары аны кемдер үтергән дип шикләнә.

Райман халкы сөйләвенчә, ТВ-экстрасенслар чыннан да елгага барган, шулай ук һәлак булучының йортында булган. Съемкалар төнгә кадәр дәвам иткән.

Узган айда тамаша Шаран районының Яммәт авылында төшерелгән иде.

Фото: видеодан скриншот

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас