+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 апрель 2025, 04:15

Аксакал акылы иде аңарда!

Укытучым Хәмит Хисамовның якты истәлегенә багышлыйм

Аксакал акылы иде аңарда!Аксакал акылы иде аңарда!
Аксакал акылы иде аңарда!


Табигатьнең хозур бер төбәгендә урнашкан Гафури районының Бурлы авылында 1929 елның 2 августында Хәсбиямал белән Габдрәхим Хисамовлар гаиләсендә өченче бала булып бер малай дөньяга килә. Аңа Хәмит дип исем бирәләр. Балачагы авыр елларга туры килә. Ачлы-туклы булып үссә дә, Хәмит абый бик үткер, акыллы булуы белән аерылып тора. Мәктәптә дә тырышып укый.

Хәмит абый ике институт тәмамлый, аннары Гафури районының Имәндәш мәктәбендә математика укытучысы, директор булып эшен дәвам итә. Шушы елларда урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Гариф кызы белән гаилә корып, матур итеп яши башлыйлар. Бер-бер артлы ике уллары туа, аларга Рәис һәм Марс дип исем кушалар.
1970 елда Хәмит Габдрәхим улы гаиләсе белән Бурлы авылына күчеп кайта, шул чордан алып хаклы ялга чыкканчы мәктәптә математика укыта. Гомеренең 42 елын балалар укыту һәм тәрбияләүгә багышлый Хәмит абый. Җанын-тәнен биреп эшли. Хөкүмәтебез тарафыннан бирелгән грамоталар, мактау хатлары шул турыда сөйли.
Хәмит Габдрәхим улы безгә математика дәресләрен укытты һәм сыйныф җитәкчесе булды. Дәресләр күңелле үтә иде, ул барыбызга да төпле белем бирергә тырышты. Бервакытта дә безне яраткан яки яратмаган укучыларына аермады. Төрле авыр хәлләрдән җиңел генә чыга торган юлларны күрсәтә белде. Шуның өчен без ана мең рәхмәтлебез.
Яраткан укытучыбыз Хәмит Габдрәхим улы турында сөйләгәндә, аның хатыны Наилә Гариф кызы хакында да берничә сүз әйтмичә булмый. Шәһәр кызы булса да, Наилә апа авыл тормышыннан куркып калмый, Хәмит абый белән бергәләп, тырышып дөнья көтәләр: бакча да үстерәләр, мал да тоталар, балаларына дөрес тәрбия бирәләр, хезмәткә сөю тәрбиялиләр, эшкә өйрәтәләр. Уллары да, әти-әниләре кебек, бик тырыш, акыллы, мәрхәмәтле булып үсеп җитә. Бүген Рәис абый гаиләсе белән Стәрлетамак шәһәрендә яши, хатыны белән бер кыз һәм ул үстергәннәр, икесенә дә югары белем биргәннәр, хәзер балалары үз юлыннан бара. Марс абый гаиләсе белән Уфа шәһәрендә яши, хаклы ялда булуына карамастан, эшләвен дәвам итә, балалары да, әтиләре кебек, нефтьче булып эшлиләр. Хәмит абыйның уллары да, киленнәре дә, оныклары да авылны ташламый.
Хәмит Габдрәхим улы турында мәкалә язарга дигән уй тугач, аның уллары белән элемтәгә кердем, киңәшләштем. Моны ишеткәч, икесе дә чын күңелдән ярдәм итәргә булдылар. Марс Хәмит улы бик урынлы бер хәл турында сөйләде. “Бервакыт авылда Бурлы урта мәктәбенең йөк машинасын укучылар урлаган, дигән хәбәр тарала. Без капчыкта ятмаган кебек, гаеплене тиз арада табалар. Ул әтием сыйныфында укыган бер егет була. Күп тә үтми, авыл клубында ачык суд утырышы үткәрәләр. Гаепле егетне утыртырга булалар, шулвакыт әти, сыйныф җитәкчесе буларак, сүз ала. “Әгәр дә бүген суд бу баланы төрмәгә утыртырга, дигән карар чыгарса, минемчә, бу бик зур ялгышлык булачак. Гаепле кеше үз җәзасын алырга тиеш, монысы шиксез. Тик шулай да, утыртып та куйдык, ди бу баланы. Еллар үтү белән, кем булып чыга ул аннан? Әйбәт кеше булыпмы, әллә тагы да тәртипсезрәкме? Бу карар белән без баланың язмышын тәмам юкка чыгармыйбызмы? Бергәләп уйлап карыйк әле. Бәлки башка төрле җәза да бардыр?” – ди әтием. Суд әһелләре бераз киңәшләшкәннән соң: “Укучы баланы төрмәгә утыртмаска” дигән карар кабул итә. Бу хәлгә ничә еллар үтсә дә, әтиемнең изгелеген шул укучы бала бервакытта да онытмый һәм укытучысының йөзенә кызыллык китерми. Бу – дөрес тәрбия бирү нәтиҗәсе. Шуның өчен дә без, ничә еллар үтсә дә, әти-әниебезгә мең рәхмәтлебез, алар белән горурланабыз, үзебезнең балаларыбызны да шулай тәрбияләргә тырышабыз”, – диде Марс Хәмит улы.
Еллар үтә торды. Быел минем Бурлы урта мәктәбен тәмамлаганга 40 ел булачак. Уйлап карасаң – бер кеше гомере. Шуңа карамастан, барысы да хәтердә: яраткан укытучыларыбыз, дәресләр, кызыклы хәлләр. Сыйныфташлар белән җыелып, шуларны искә алу – үзе бер бәхет! Күптән түгел яраткан укытучыбыз, сыйныф җитәкчебез Хәмит Габдрәхим улы белән мәңгелеккә хушлаштык. Аңа 95 яшь тулган иде. Аны югалту бик авыр, йөрәкнең бер өлеше өзелеп төшкән кебек булды. Төпле белем биргәне, хезмәткә сөю тәрбияләгәне, тормыш юлында маяк булганы өчен, авыр чакларда югалып калмаска, акны – карадан, караны – актан аерырырга, игътибарлы һәм ихтирамлы, кешелекле һәм кечелекле, олы йөрәкле һәм ядәмчел булырга өйрәткәне өчен аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез. Күпме еллар үтсә дә, яраткан укытучыбыз безнең йөрәкләрдә аерым бер урынны алып торачак, хәтерләрдә сакланачак. Тыныч йокла, аксакал.

Гүзәл ЯППАРОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас