+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 апрель 2025, 08:55

160 кешене 150 миллионга алдаганнар

Башкортстан полицейскийлары мошенниклыкта шикләнелүчеләрне тоткарлаган.

160 кешене 150 миллионга алдаганнар160 кешене 150 миллионга алдаганнар
160 кешене 150 миллионга алдаганнар
Русия Эчке эшләр министрлыгының беренчел мәгълүматлары буенча, җинаятьчеләр инвестиция фирмасы булдырган. Аларның берсе оешманы җитәкли, икенчесе Салават шәһәрендәге филиал директоры була. Аферистлар интернетта актив реклама кампаниясен җәелдергән. Алар клиентларны аларның акчалары югары керемле проектларга кертеләчәк, табыштан процентлар түләнәчәк, дип ышандырган. Чынлыкта исә кешеләр үз акчаларыннан һәм яңа катнашучыларның кертемнәреннән акча алган. Криминаль дуэт гамәлләреннән 160тан артык кеше зыян күргән, гомуми зыян 150 миллион сум тирәсе тәшкил иткән.

Полиция хезмәткәрләре росгвардиячеләр ярдәме белән яшәү урыннары буенча шикләнелүчеләрне тоткарлаган. Банк карталарын, компьютер техникасын, электрон мәгълүмат чыганакларын, чит илдә җитештерелгән автомобильне һәм әһәмияткә ия булган башка предметларны һәм документларны алганнар.

«Мошенниклык» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Фигурантларга сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайланган.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас