Башкортстанда яңа туган балаларның иң сирәк һәм популяр исемнәрен атадылар.
Мәгълүматларны «ЗАГС реестры» мәгълүмати-аналитик порталында бастырдылар.
Малайларга республикада сирәк очрый торган Самуэль, Эльдан, Денис, Зөфәр һәм Хәлил, кызларга Айнелия, Анжела, Әфрүзә, Җәмилә һәм Кадрия исемнәре кушканнар.
Малайларның популяр исемнәре арасында Әмир, Эмир, Тимур, Марк һәм Мирон алда бара, кызлар арасында - Әминә, Амелия, Эмилия, София һәм Ева.
Фото: башинформ