+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 апрель 2025, 11:30

Чәчәкләр китерү 760 мең сумга төшкән

Балалар бакчасы тәрбиячесе чәчәксез дә, акчасыз да калган.

Чәчәкләр китерү 760 мең сумга төшкәнЧәчәкләр китерү 760 мең сумга төшкән
Чәчәкләр китерү 760 мең сумга төшкән

Туймазы районы полициясенә 37 яшьлек балалар бакчасы тәрбиячесе мөрәҗәгать иткән. Гариза бирүчегә мессенджерларның берсендә имеш курьердан хәбәр килгән, ул аның исеменә чәчәкләр китерү өчен заказ бирелгәнен хәбәр иткән.

Билгесез кеше сүзләренчә, бүләк алу өчен смартфонга килгән кодны хәбәр итәргә кирәк булган, тәрбияче шулай эшләгән дә. Аннары «Росфинмониторинг хезмәткәрләре» шалтырата, хатынның шәхси мәгълүматларын өченче затлар үзләштергән һәм аларга кредит рәсмиләштерүдә комачаулау өчен каршы кредит алырга кирәк булып чыга.

Тиз ышанучан тәрбияче аферистларның күрсәтмәләрен үтәгән, 760 мең сумнан артык кредит алган һәм аларны мошенниклар исәбенә күчергән. Зыян күрүче чәчәксез һәм банк каршында бурычлы булып калган.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас