Докладта узган елда Башкортстан Иҗтимагый палатасы эшчәнлеге йомгаклары чагылыш тапкан, башка иҗтимагый оешмалар эшенә бәя бирелгән һәм киләчәккә үсеш юнәлешләре билгеләнгән.
– Докладта, шулай ук, Башкортстанда Бөтенрусия халык фронты төбәк башкарма комитеты, Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү советы, Башкортстан Иҗтимагый күзәтү комиссиясе, республика Башлыгы Грантлары фонды, республиканың коммерциягә карамаган оешмалар секторы һәм республиканың Җәмәгать проектлары ресурслары үзәге эшчәнлеге яктыртылды, – диде Данияр Абдрахманов. – Документ гражданнар җәмгыяте үсешенең узган елдагы актуаль тенденцияләрен анализлый һәм республика башкарма власть органнары каршындагы муниципаль иҗтимагый палаталарның, инициативалы коммерцияле булмаган оешмаларның иң яхшы тәҗрибәләрен, шулай ук гражданлык җәмгыятенең махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләр һәм аларның гаиләләренә һәм Русиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә ярдәм итүенә керткән өлеше турында мәгълүматлар тәкъдим ителә.
Палата рәисе сүзләренә караганда, 2024 елда Башкортстан Иҗтимагый палатасы республиканың барлык районнарында да булган, шул исәптән Уфа шәһәре районнарында да, 113 очрашу үткәргән. Очрашулары барышында халык Иҗтимагый палата әгъзаларына турыдан-туры мөрәҗәгать итә алган, һәм һәр дүртенче мәсьәлә урында хәл ителгән.
– Мөрәҗәгатьләрдә бәян ителгән сораулар: дарулар һәм торак-коммуналь хуҗалык проблемаларыннан алып, социаль яклау һәм экология мәсьәләләренә кадәр. Төрле районнарда яшәүчеләрнең проблемалары охшаш, әмма аларның кискенлеге аерылып торырга мөмкин. Сорауларны аерым хәл итәргә кирәк. Юллар мәсьәләсе, кагыйдә буларак, өстенлекле проблема булып тора. Урындагы дәрәҗәдә хәл итәргә мөмкин булган мәсьәләләрне муниципаль иҗтимагый палата белән үзара хезмәттәшлектә хәл итәргә тәкъдим ителә. Катлаулырак мәсьәләләрне хәл итү өчен мөрәҗәгатьләр җибәрелә яисә мөстәкыйль чаралар күрелә, – диде Данияр Абдрахманов.
Мәсәлән, Нуриман районында яшәүчеләр соравы буенча Башкортстанның Иҗтимагый палатасы “Укый торган авыл” проектын башлап җибәргән, авыл китапханәләренең китап фондларын тулыландыру мәсьәләсе хәл ителгән.
Хәйбулла районында махсус хәрби операциядә катнашучыга протез алу тизләтелгән. Шулай ук, бу районның Ветераннар советы республика җәмәгатьчеләреннән “Башкортстанда озын гомерлелек” программасында "көмеш" яшьтәгеләр өчен квоталарны киметмәүдә ярдәм сораган. Республика Иҗтимагый палатасы профильле ведомстволар белән берлектә бу мәсьәләне җайга салган.
Баймак районында халык белән аралашканнан соң, табибларның ерак авылларның берсендә яшәүче, үз йортында карауга мохтаҗ хатын-кыз авыру янына күптән килмәве ачыкланган. Очрашудан соң ук аның янына участок терапевты барган.
– Бу мисаллар ачык диалог мәйданчыклары форматында урында яшәүчеләр белән очрашулар уздыруның никадәр мөһим булуын күрсәтә, чөнки урындагы хакимият тыңларга әзер һәм, бәлки, күп кенә мәсьәләләрне хәл итү өстендә инде эшлидер, – диде Данияр Абдрахманов. – Быел Башкортстанның Иҗтимагый палатасы 6 муниципалитетта диалог мәйданчыклары үткәрде. Мәсәлән, ел башыннан Әбҗәлил районының 9 авыл Советында булдык, анда социаль проектлау буенча палатаның эше нәтиҗәсендә коммерцияле булмаган оешмаларның грант конкурсларында активлыгы арткан. Безнең очрашуларның максаты – хезмәттәшлекне ныгыту, власть һәм халык арасындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү, актив гражданнарны ачыклау һәм гражданлык җәмгыятен берләштерү.
Палата рәисе сүзләренә караганда, 2024 елда республиканың гражданлык җәмгыяте институтлары тарафыннан социаль өлкәгә, торак-коммуналь хуҗалыкка, гражданнарның хокукларына, сәламәтлек саклау һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга кагылышлы 4 096 мөрәҗәгать эшкәртелгән. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да чара күрелгән һәм алар буенча җаваплар бирелгән.
Быел Башкортстан Иҗтимагый палатасына 81 мөрәҗәгать килгән, алар арасында – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм, сәламәтлек саклау мәсьәләләре һәм башкалар.
Данияр Абдрахманов Иҗтимагый палата эшчәнлегенең 2025 елга өстенлекле юнәлешләрен атады, алар: "Ватанны саклаучылар елы" һәм "Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары турында хәстәрлек елы"нда патриотик кыйммәтләрне ныгыту, яшьләрне хәрби хезмәткә чакырылуга әзерлекне үстерү өчен башлангычларны гамәлгә ашыру; җәмәгать контроле системасын камилләштерү; гражданлык җәмгыятенең киләчәк республика образына “Башкортостан 3.0” керткән өлешен формалаштыру; коммерцияле булмаган оешмаларга, иҗтимагый советларга, инициатив командаларга грант һәм башка социаль актив эшчәнлек оештыруда методик һәм консультация ярдәме күрсәү; Иҗтимагый палата эшчәнлеген һәм проект эшчәнлеге нәтиҗәләрен яктырту; аеруча көнүзәк социаль темалар буенча иҗтимагый мониторинглар үткәрү һәм башкалар.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин