Башкортстанның фәнни җәмәгатьчелеге танылган башкорт теле белгече – тюрколог, педагог-методист һәм җәмәгать эшлеклесе Вәли Шәгали улы Псәнчинның тууына 95 ел тулуны билгеләп үтте. Ул бөтен гомерен башкорт теле белеменең актуаль проблемаларын, аны мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында укыту методикасын өйрәнүгә, шулай ук иҗтимагый эшкә багышлады.
Вәли Шәгали улы 1930 елның 22 апрелендә Башкорт АССРның Зилаер кантоны (хәзерге Башкортстанның Күгәрчен районы) 1нче Дәүләткул авылында укытучы гаиләсендә туган. Гаилә башлыгы Шәгали Псәнчин (1909-44) үз вакытында Башкортстан педагогия техникумы каршындагы педагогика курсларын, аннары Ырынбур Кәрвансараенда урнашкан педтехникумны тәмамлаган. 1941 елда Күгәрчен районының Югары Санҗәп тулы булмаган урта мәктәбе директоры вазыйфасыннан фронтка китә. Кече политрук була. 1944 елның язында Одессаны азат итү өчен барган авыр сугышларда һәлак була. Шәгали Псәнчин Одесса өлкәсенең Петровка авылында Туганнар каберлегендә җирләнгән. 1944 елда үлгәннән соң икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Әнисе Шәмсевәрә Шаһадәт кызы (1910-66), дүрт бала үстереп, җәмгыятьнең лаеклы әгъзасы булып, чын ана батырлыгы күрсәтә. Вәли Псәнчинның язмышы күп кенә сугыш балаларының язмышына охшаш, алар мохтаҗлык та, барлык сынауларны да кичергән. Үсмер чагында ук ул үзенең беренче дәүләт бүләген – “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәт өчен” медален ала, аның белән бик горурлана.
1944 елда Вәли Псәнчин Күгәрчен җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм белем алуны Морак урта мәктәбендә дәвам итә. Аннары Морак педагогия училищесына укырга керә. 1948 елда аны тәмамлаганнан соң туган районының Сапык башлангыч, соңрак Айһай-Мөрсәләй җидееллык мәктәбендә эшли. 1950-53 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә һәм запастагы кече лейтенант булып демобилизацияләнә. 1953 елда яңадан туган Күгәрчен районында укытучылык хезмәтенә кайта.
1954 елда Вәли Шәгали улы
К. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының (соңрак БДУ) филология факультетына укырга керә. Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, 1959 елда Вәли Псәнчин хезмәт эшчәнлеген Башкорт АССРы Мәгариф министрлыгының дәреслекләр бүлеге җитәкчесе булып башлый.
Үзенең фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә ул биш юнәлеш буенча эшли.
1961-64 елларда В. Псәнчин Башкорт дәүләт университетының башкорт теле кафедрасы каршында аспирантурада укый. 1965 елда филология фәннәре докторы, профессор Җәлил Киекбаев (1911-68) җитәкчелегендә “Башкорт әдәби язма теленең формалашу тарихы” темасына диссертациясен уңышлы яклый һәм филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала.
1964-84 елларда Вәли Шәгали улы Башкорт дәүләт университетының башкорт теле кафедрасында укыта. Ассистент, өлкән укытучы һәм доцент була. 1970 елда башкорт теле кафедрасы буенча доцент итеп раслана. Лексика, диалектология, төрки телләрнең чагыштырма грамматикасы, башкорт әдәби теле тарихы буенча лекцияләр укый һәм практик дәресләр алып бара. Башкорт язучыларының әсәрләре теле проблемаларына багышланган “Телнең художество чаралары” махсус курсын укый. Үзенең фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә Вәли Псәнчин биш фәнни юнәлештә актив эшләде. Аның беренчесе – башкорт әдәби теле тарихын өйрәнү турында әйтеп уздык. Икенче юнәлеше – башкорт теле грамматикасы мәсьәләләре. Вәли Шәгали улы – “Хәзерге башкорт әдәби теле грамматикасы” академик хезмәтенең һәм педагогия институтлары өчен “Хәзерге башкорт теле” дәреслегенең автордашы. Аның фәнни эшчәнлегенең өченче юнәлеше башкорт теленең тарихи грамматикасы проблемаларына бәйле. Соңрак Вәли Псәнчинның бу өлкәдәге тикшеренүләре аның “Башкорт теленең морфологиясе” монографиясендә, (автордашы А. М. Азнабаев) һәм югары уку йортлары өчен урыс телендәге “Историческая грамматика башкирского языка” дәреслегендә (автордашы А. М. Азнабаев), шулай ук берничә журналда һәм җыентыкларда тәкъдим ителә.
Дүртенче фәнни юнәлеш булып башкорт язучыларының һәм шагыйрьләренең лингвопоэтика һәм идиостиль проблемаларын өйрәнү тора. Аның эзләнүләре нәтиҗәсендә “Мостай Кәрим – сүз остасы”, “Образлы сүз могҗизасы” монографияләре, укытучылар өчен “Телнең художество чаралары”, дигән уку кулланмалары дөнья күрә. Башкорт лингводидактикасында гына түгел, гомумән төрки лингводидактикасында беренче тапкыр ул “Основы риторики. Для 10-11 классов”, “Сөйләм культурасы нигезләре”, “Башкорт нәфис сүзе: сүздән сәнгатьле сөйләмгә”, “Башкорт теле. Педагогик училищелар, колледжлар, гимназияләр, лицейлар өчен күнегүләр җыентыгы” хезмәтләрен бастырып чыгара.
В. Ш. Псәнчин 1959 елдан алып 2013 елга кадәр, ягъни 54 ел дәвамында югары һөнәри дәрәҗәдә туган тел буларак башкорт теле буенча дәреслекләр төзү белән шөгыльләнә. Шул вакыт эчендә ул автордаш булып һәм мөстәкыйль рәвештә башкорт мәктәпләренең 5, 9, 10-11 сыйныфлары өчен дәреслекләр бастырып чыгара. Ул – программалар, дидактик материаллар рәвешендәге укыту-методик кулланмалар, дәреслекләргә методик киңәшләр, изложение җыентыклары, урта мәктәпләр, педагогик колледжлар һәм югары уку йортлары өчен күнегүләр җыентыклары авторы. Галим берничә тапкыр иң яхшы дәреслек республика конкурсларында җиңүче булды. Шуның белән
В. Псәнчин башкорт телен укытуның дәрәҗәсен, туган тел укытучыларының абруен күтәрүгә зур шәхси өлеш кертте. Аның китаплары һәм җыентыклары буенча бик күп буын укучылар белем алды.
1984-93 елларда Вәли Шәгали улы РСФСР Мәгариф министрлыгының милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институтының башкорт филиалы мөдире була (1991 елдан Русия Мәгариф министрлыгы Милли мәгариф проблемалары институтының башкорт филиалы). Шушы елларда галим Башкортстан белән чиктәш төбәкләрдә урнашкан башкорт мәктәпләренә зур укыту-методик ярдәм күрсәтә, Ырынбыр, Курган, Чиләбе һәм башка өлкәләрдә яңа башкорт мәктәпләре ачуга ярдәм итә. В. Ш. Псәнчин башкорт мәктәпләре өчен башкорт теле һәм әдәбияты, урыс теле һәм әдәбияты буенча яңа буын дәреслекләр төзүдә актив катнаша. 1993 елдан 2003 елга кадәр биредә баш фәнни хезмәткәр булып эшли.
Галим актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара. Вәли Шәгали улы Псәнчин “Педагогик һәм социаль фәннәр академиясе” иҗтимагый оешмасының мөхбир әгъзасы итеп сайлана. БАССР Югары Советы Президиумы каршындагы терминология комиссиясе, КПССның Башкортстан өлкә комитеты каршындагы марксизм-ленинизм классиклары хезмәтләрен тәрҗемә итү комиссиясе, Башкортстан Республикасы Ректорлар советы, “Башкортостан укытыусыһы” журналы редколлегиясе әгъзасы булды. Берничә ел дәвамында филология факультетының профбюро рәисе итеп сайланды.
Вәли Шәгали улы 2003 елдан лаеклы ялга чыккач та фән белән актив шөгыльләнүен дәвам итте. Вәли Шәгали улы – гомуми белем бирү мәктәпләре, урта махсус һәм югары уку йортлары өчен 400гә якын фәнни хезмәт, монография, дәреслек, уку кулланмалары, программалар, мәкаләләр һәм конференция материаллары авторы.
Вәли Псәнчинның нәтиҗәле фәнни-педагогик эшчәнлеге дәүләт һәм җәмәгатьчелек тарафыннан да югары бәяләнә. Аңа “Башкорт Совет Социалистик Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелә. Ул “РСФСР халык мәгарифе отличнигы” һәм “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” да иде. Күп медальләр белән бүләкләнә. 1985 елда БАССР Югары Советы Президиумы Указы белән “Хезмәт ветераны” медаленә лаек була. 2000 елда Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән билгеләп үтелә. 2005 елда Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Вәли Псәнчин башкорт телен дөньяга таныту, аны үстерү өстендә гаять зур көч салган галим. Шуңа да аның исеме һәрвакыт халык телендә.
Гөлия Гәрәева.