Нәкъ менә монда иң зур мемориаль комплекс урнашкан. «Тарихи хәтер» проекты буенча төзелгән экспозиция Совет мәйданында урнашкан.
Нәкъ менә монда Башкортстанның Бөек Җиңү хөрмәтенә Русия Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка багышланган иң зур мемориаль комплексы урнашкан. Легендар комдив иң күп Советлар Союзы Геройларын биргән дивизия белән командалык иткән.
78 исем һәйкәлнең гранитына алтын хәрефләр белән уеп язылган.
Күргәзмә стендлары акциянең тарихы һәм колачлары, мәйданчыкларның географиясе, диктант язу урыннары турында сөйли. «Тарихи хәтер» партия проектының Иҗтимагый советы рәисе, СВО ветераны Ринат Культуманов биредә үк 3нче гимназия укучылары белән Батырлык дәресе үткәрде.
"Бүген без Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү диктанты» фотокүргәзмәсен ачтык. Исегезгә төшерәм, Халыкара акция 25 апрельдә Уфа вакыты белән 14 сәгатьтә узачак, - дип билгеләп үтте «Тарихи хәтер» проектының төбәк координаторы Александр Мельников. - Хәзер инде диктантпобеда.рф сайтына кереп, теркәлергә һәм үзең өчен уңайлы мәйданчык сайларга мөмкин. Башкортстанда быел 800дән артык мәйданчык ачылачак, бу алдагы елларга караганда ике тапкырга күбрәк. Барлык теләүчеләрне «Җиңү диктанты»нда катнашырга чакырабыз.
Мәйданда тантаналы ачылыштан соң күргәзмәне «Бердәм Русия»нең иҗтимагый ярдәм штабында күрергә була. Керү ирекле.
Фото: Башинформ