+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 апрель 2025, 09:05

Акчаларын кияве саклап калган

Архангель районында 78 яшьлек пенсионер мошенниклар корбаны була язган. 

Акчаларын кияве саклап калганАкчаларын кияве саклап калган
Акчаларын кияве саклап калган
Киявенең уяулыгы нәтиҗәсендә хатын-кыз 1,5 миллион сумнан артык акчасын саклап калган.

Русия Эчке эшләр министрлыгына мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрне кисәтү һәм булдырмау буенча йөкләнгән бурычларны үтәүдә ярдәм күрсәткән өчен Эчке эшләр министрлыгының Архангель районы буенча ЮХХДИ бүлеге башлыгы, полиция майоры Илдус Шәрифуллин мөрәҗәгать итүченең кияве Олег Казаковка Рәхмәт хаты тапшырды.

Кичә Архангель районы полициясенә мошенниклык турында гариза белән 78 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Пенсионер сөйләгәнчә, мошенниклар аның белән телефоннан элемтәгә кергән һәм үзләрен "Энергосбыт" хезмәткәрләре дип таныштырган. Янәсе, тиздән аның янына күрсәтмәләрне тикшерү өчен белгечләр киләчәк. Әмма электрон чиратка басу өчен СМС-хәбәрдән кодны әйтеп бирергә кирәк. Хатын чит кешенең кушканын үтәгән.

Аннары аңа банк счетыннан акча күчерү өчен чит кешегә ышаныч кәгазе рәсмиләштерү турында хәбәр килгән. Шунда ук "ФСБ хезмәткәрләре"ннән тагын бер шалтырату булган. Аферистлар, хатынны куркытып, 1,5 миллион сумнан артык шәхси акчасын «хәвефсез счетка» күчерергә күндерергә тырышкан.

Мошенниклар белән сөйләшү вакытында зыян күрүче белән йортта аның ире булган. Ул хатынының телефоннан озак сөйләшүен сизгән, ләкин аның сорауларына хатын җавап бирмәгән һәм икенче бүлмәгә чыгып киткән. Ире әлеге хәл турында балаларына хәбәр иткән. Берничә минуттан ук пенсионерлар йортына зыян күрүченең кияве килгән. Ул шунда ук әбисенең мошенниклар йогынтысында булуын аңлап, смартфонны алган һәм әңгәмәне бүлгән. Бу хәлдән соң туганнары банк бүлегенә юнәлгән, банк счетларын блоклаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Уяу булыгыз! Сезгә карата законсыз операция ясалуы турында шикле шалтырату кергән очракта, әңгәмәне өзәргә киңәш ителә. Үз акчаларыгызны хәвефсез дип ышандырырга тырышкан счетка күчермәгез, таныш булмаган затларга телефон аша үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны, шулай ук СМСтан кодны хәбәр итмәгез!


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас