+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 апрель 2025, 09:50

Башта акча савалар, аннары юкка чыгалар

Өстәмә керем вәгъдә итүче мошенниклар тозагына ничек эләкмәскә?

Башта акча савалар, аннары юкка чыгаларБашта акча савалар, аннары юкка чыгалар
Башта акча савалар, аннары юкка чыгалар
Шушы көннәрдә республика буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, төбәк халкы бер тәүлек эчендә генә дә мошенникларга биш миллион сум акча күчергән. Башкортстанның Финанс үзәге белгечләре белән берлектә җинаятьчеләрнең схемаларын ничек танырга һәм аларга үзеңнең һәм кредит акчаларын җибәрүдән ничек сакланырга кирәклеген аңлатабыз.

Баерга теләгән

Хокук сакчылары Уфада яшәүче 53 яшьлек хатынның тарихын сөйләде, ул, баерга теләп, мошенниклар тозагына капкан. Ел башында хатын-кызга мессенджерларның берсендә билгесез кеше язган. Ул үзен брокер дип таныштырган, өстәмә керем алу мөмкинлеге турында белдергән, кыйммәтле кәгазьләрне сатып алырга һәм сатарга ярдәм тәкъдим иткән. Ай дәвамында “эш башлаучы инвестор” хатын зур табыш алу өмете белән әңгәмәдәш күрсәткән “брокерлык исәпләренә” 1 миллион сумга якын акча күчергән. Ул акчаларның күп өлешен уфалы кредитка алган.
Исегездә тотыгыз: үз акчаларыгызны брокерга, финанс киңәшчесенә, инвесткомпаниягә күчергәнче арадашчыгызның шикле эшләрдә катнашлыгы юклыгын тикшерегез!

“Рога и копыта” инвесторлар клубы

Инвестпроект теләсә ничек аталырга мөмкин: криптопроект, инвесторлар клубы, танылган блогердан проект һ. б. Аның ничек аталуы берни дә аңлатмый! Әгәр дә безнең илдә кемдер инвестиция эшчәнлеге белән шөгыльләнә икән, аның Русиянең Үзәк банкы лицензиясе булырга тиеш. Моны тикшерегез! Русия Банкы сайтына www.cbr.ru керегез, “Финанс базарында катнашучыны тикшерергә” төймәсенә басыгыз, компаниянең аталышын яисә инвесткиңәшченең исем-шәрифләрен языгыз. Берничә охшаш атамалы исемлек килә икән, аның куштырнакка кадәр туры килүенә һәм компаниянең “эшли” статусына ия булуына инаныгыз.
 
Әгәр эзләүгә җавап итеп “мәгълүматлар табылмады” дип яза икән, Русия Банкы реестрында мондый компания, яки кеше юк, димәк, сезнең белән элемтәгә мошенниклар чыккан. Шулай ук, финанс базарында катнашучыны 8-800-300-3000 – Русия Банкының кайнар элемтәсе яисә 300 – кесә телефоны номерлары аша тикшерергә мөмкин. Шалтырату бушлай.

Искиткеч зур керем гарантиялиләр

Чын инвестицияләр һәрвакыт хәвеф белән бәйле. Үз-үзен хөрмәт итүче бер генә инвестицион киңәшче, яки финанс аналитигы да табышны гарантияләргә алынмаячак. Финанс базары кануннары белән ул идарә итә алмый.
 
Мошенниклар исә, керем гарантияләнгән, дип ышандыра, өстәвенә, берьюлы еллык йөзләрчә процентка! Урынлы сорау туа: әгәр кемдер акча эшләүнең җиңел ысулын тапкан һәм моның өчен белем кирәкми икән, ни өчен ул моны сезнең белән бүлешергә тиеш? Ни өчен аңа сезнең акчагыз кирәк?
 
Шикләндерергә тиешле тагын бер нәрсә: сезгә үз акчаларыгызны гына салып калмыйча, яңа катнашучыларны һәм аларның кертемнәрен дә актив җәлеп итәргә кирәк, диләр. Мондый принцип буенча финанс пирамидалары эшли. Инвестпроектны мотлак Русия Банкы сайтында тикшерегез: www.cbr.ru/inside/warning-list.
Шушы көннәрдә Русия Банкы бу исемлеккә “Rainbow Shared Energy” (RSE) Русия-Кытай компаниясен кертте. Башкортстанда компания офислары Стәрлетамакта һәм Октябрьскийда эшли, ә ул үзе, янәсе, кесә телефоннары өчен зарядка җайланмаларын (пауэрбанклар) арендалау һәм аларны алга этәрү белән шөгыльләнә.
 
Кешеләргә җиһазлар сатып алуга 400 доллардан да ким булмаган акча кертергә һәм команда үсешендә югары керем алырга тәкъдим итәләр. Башкортстанның Милли банкында – Русия Үзәк банкының төбәк бүлегендә – схема финанс пирамидасы билгеләренә ия, дип хәбәр иттеләр. Тикшерү нәтиҗәләре шуны ачыклаган: компания реаль эшчәнлек алып бармый, димәк, белдерелгән керемне гарантияли алмый. “Инвесторлар” белән бернинди дә килешү төземиләр, Telegram аша аралашалар. Әлегә кешеләр яңа катнашучылар исәбенә түләүләр ала, әмма система иртәме-соңмы җимереләчәк, һәм, нәтиҗәдә, кертем ясаучылар үз акчасыннан мәхрүм калырга мөмкин.

Ышандыру өчен бераз акча бирәчәкләр

Мошенниклар ышанычка озак һәм тырышып керә. Алар аралаша башлый һәм сүз уңаеннан үзләренең хезмәт хаклары турында сөйли. Инвестицияләрнең чынлыгына ышандыру өчен корбанны кушымтаны күчереп алырга күндерәләр, яки шәхси кабинет ачалар, анда, имеш, сезнең кертемнәрнең ничек үсүен күзәтергә мөмкин.
Картинкада хезмәт хакы тиз үсәчәк. Башта сез җиңел акча тәмен тоеп, мошенникларга тагын да күбрәк күчерсен өчен хәтта аз гына сумманы алырга да тәкъдим итәчәкләр. Аннары алар инвестицияләргә кредит алырга, милекне сатарга күндерә башлаячак.
 
 
Исегездә тотыгыз: кредит акчасына инвестицияләр белән шөгыльләнергә ярамый! Зыян күргән очракта сез бик зур бурычлы булып калачаксыз.
Мәләвездә яшәүче терапевт туташка ай буе Интернетта бер сөйкемле егет иң җитди игътибар билгесе күрсәтә: комплиментлар, лайклар һәм өйләнергә вәгъдәләр яудыра. Корбан әзер булгач, кавалер эш арасында бизнестагы уңышлары белән мактана һәм бергәләп отышлы инвестицияләр белән шөгыльләнергә тәкъдим итә. Аннан соң ай буе кыз, шатланып, баш китәрлек зур суммаларны мифик исәпкә күчерә: дусларыннан, танышларыннан бурычка ала, кредитлар рәсмиләштерә. Җәмгысы ул “инвестицияләргә” алты миллион сум күчергән. Ә банклар аңа кредитлар
 
һәм займнар бирүдән туктагач, аның хыялындагы ир-егет юкка чыккан...
Баштан ук сезгә мессенджерларда яисә телефоннан өзлексез аралашачак, терминнар белән күмәчәк һәм инвестицияләүдә ярдәм итәчәк “консультант” беркетеләчәк. Чын финанс аналитикларының исә сезнең белән бертуктаусыз язышырга һәм шалтыратышырга ул кадәр вакыты юк! Мошенникның төп максаты исә – сезнең иң ышанычлы дустыгызга әверелү һәм игътибарыгызны тулысынча үзенә җәлеп итү. Сезне шундый ук яңа кешеләр белән чатларга өстәргә мөмкиннәр, һәм сез аларның, имеш, ничек баюын күзәтәчәксез: алар банк кушымталарыннан скриншотлар белән уртаклаша һәм табыш белән мактана. Бу канатландыра, һәм сез сабыр гына үзегезнең керем ала башлавыгызны көтәсез! Чынлыкта исә, яңа кешеләр исеменнән сезнең белән шундый ук мошенниклар аралаша. Аларга сезне мөмкин кадәр озаграк схемада тотып калу һәм акчагызны саву мөһим.

Керү – бер сум, чыгу – мөмкин түгел

Сез мошенниклар белән “инвестицияләгәндә”, бернинди дә белем кирәкми, сезгә һәрнәрсәдә ярдәм итәчәкләр. Мошенниклык инвестиция исәбен тулыландыру бик җиңел: карта номеры яисә телефон номеры буенча “остаз, агент, брокер” – физик берәмлек исәбенә акча күчерергә, электрон янчык булдырырга һәм аннан мифик биржа исәбен тулыландырырга, акчаны онлайн-алмаштыргычлар аша, имеш, инде брокер исәбенә бәйләнгән криптовалюта янчыкларына җибәрергә.
 
Чын инвестиция компанияләре сезнең исәпне мондый ысуллар – янчыклар һәм физик берәмлекләргә күчерүләр аша тулыландыруны беркайчан да кабул итми! Акчагыз шунда ук мошенникларга китәчәк, ә исәпне янәсе тулыланды, дип күрсәтәчәкләр.
Ялган инвестицияләрдән акчаны ничек чыгарып алырга? БЕРНИЧЕК ТӘ! Сезнең белән элемтәдә булган һәм сездән акча сауган һәркем җавап бирүдән туктаячак һәм юкка чыгачак.

Алданганнан соң да уяу булыгыз!

Мошенниклар бераздан тагын элемтәгә чыга: үзләрен, имеш, җинаять эшен тикшерүче полиция хезмәткәре дип таныштыра, акчаны кире кайтару буенча коллектив дәгъва бирүче юрист дип күрсәтә, яки, беркем исеме артына да яшеренмичә, турыдан-туры, әгәр корбан нәрсәгәдер ут төртсә, яки диверсия ясаса, урланганны кире кайтарачакбыз, дип белдерә. Мондый шалтыратуларның максаты – корбаннан тагын да акча суыру, яки аны җинаятькә этәрү! Үзегезнең алдануыгыз турында чит кешеләр белән сөйләшмәгез!
 
Сибайдан ялгыз пенсионер башта мошенникларга ике миллион сумнан артык акча күчергән һәм полициягә гариза язган. Ә аннары аңа акчаларны кире кайтару буенча телефон аша чыккан һәм үз хезмәтләре өчен, янәсе, юридик контора адресына 890 мең сум күчерергә күндергән, ялган ярдәмчеләргә икенчегә ышанган. Алар элемтәгә чыгудан туктагач, ир яңадан полициягә мөрәҗәгать иткән...


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас