+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 апрель 2025, 05:20

Исән-имин эшлә, вахтачы!

27 апрельдә безнең илдә вахта ысулы белән эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме – Вахтачы көне билгеләнә.

Исән-имин эшлә, вахтачы!Исән-имин эшлә, вахтачы!
Исән-имин эшлә, вахтачы!


Әлеге көн 2011 елдан үткәрелә. Бу бәйрәмнең рәсми статусы булмаса да, вахта ысулы белән эшләүче кешеләр аны хезмәт коллективлары, инициативалы эш бирүчеләр һәм җитәкчеләр ярдәмендә билгеләп үтә.

Башкортстанда вахта ысулы белән эшләмәгән кеше яшәгән берәр авыл яисә шәһәр бар микән? Юк кебек. Әлбәттә, чит җирләрдә эш эзләүдә һәркемнең үз сәбәбе һәм үз теләге. Тик, ничек кенә булса да, вахта ысулы белән эшләүчеләрнең туган якларыннан читтә йөрүенең төп сәбәбе — ул матди якны ныгыту теләге. Һәр вахтачыга һәм аларны өйләрендә зарыгып көтүче якыннарына сәламәтлек, имин юллар телибез!

Фото: Авторның шәхси архивыннан.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас