+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 апрель 2025, 14:40

Банк хезмәткәрләре коткарып калган

Уфада банк хезмәткәрләре бер кешене мошенниклардан саклап калган.

Банк хезмәткәрләре коткарып калганБанк хезмәткәрләре коткарып калган
Банк хезмәткәрләре коткарып калган
«Альфа-Банк» финанс учреждениесе хезмәткәре Оксана Лофиченко һәм «МТС Банк»тан Юлия Александрова клиент белән аралашканда аны аферистлар белән сөйләшүенә ышандыралар.

Уфа кешесенә мессенджерда, имеш, ул элек эшләгән оешма директорыннан хәбәр килгән. "Җитәкче" аның, янәсе, хезмәт мәгълүматын өченче затларга тапшырганын, шулай ук тикшерү үткәрүне раслый торган документның фотографиясен җибәрүен әйткән.

Алга таба ханым, имеш, хокук саклау органнары һәм «Росфинмониторинг» хезмәткәрләре белән аралашуын дәвам иткән. Алар хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта ул мошенниклыкта катнаша һәм законсыз гамәлләрне булдырмау өчен төрле банкларда кредитлар алырга тиеш.

Хатын ризалаша һәм финанс учреждениеләренә юнәлә. «МТС Банк»та ул - 500 мең сумнан артык, ә «Альфа-Банк»та 300 мең сум кредит акчаларын алырга тырышып караган. Әмма ике оешма хезмәткәрләре мошенниклыкны булдырмый кала алган һәм аңа полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән.

Сак булыгыз! Әгәр дә сез мондый шалтырату яисә хәбәр алсагыз, җавап бирергә ашыкмагыз: мәгълүматны эш бирүчегезгә турыдан-туры мөрәҗәгать итеп тикшерегез. Беркайчан да шәхси мәгълүматны чит кешеләргә тапшырмагыз.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас