+2 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 Апреля 2025, 09:50

Соль-Илецкта бәяләр тагын арткан. Күпкәме?

Башкортстанда яшәүче меңнәрчә кеше яратып дәваланырга йөри торган Соль-Илецкта, узган елдагы белән чагыштырганда, яшәү бәяләре күпкә арткан.

Соль-Илецкта бәяләр тагын арткан. Күпкәме?Соль-Илецкта бәяләр тагын арткан. Күпкәме?
Соль-Илецкта бәяләр тагын арткан. Күпкәме?
Төгәлрәге - 38 процентка, ди белгечләр.

ТВИЛ кунакханәләр һәм фатирлар броньлау сервисы җәйге броньлауларга бәяләрнең кискен артуы белән ун популяр юнәлешне мисал итеп китерде. Алар арасында Башкортстан халкының яраткан урыны Соль-Илецк та бар. Локация өченче урынны алган. Алар мәгълүматлары буенча, Ырынбур өлкәсендә ял 38%ка кыйммәтрәк булачак: бер төн кунуның уртача бәясе — 4,1 мең сум, ә сәфәрнең уртача озынлыгы — 6 төн.

Бәяләр мондый:

Кунакханә төнгә 3,2 мең сумга төшәчәк;
Кунак йорты - бер төнгә 3 мең сумга кадәр;
Мансарда - бер төнгә 3,3 мең сумга кадәр;
Йорт — бер төнгә 3,5 меңнән 12 мең сумга кадәр.

Бюджет вариантлары да бар: мини-кунакханәләр бер төнгә 792 сум сорый.

Фото: мк.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас