+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 Май 2025, 05:10

Салаватта тротуар төзекләндерелгән

Ремонт башкарганнан соң эшчеләр аны төзәтергә “онытып” киткән булган.

Салаватта тротуар төзекләндерелгәнСалаватта тротуар төзекләндерелгән
Салаватта тротуар төзекләндерелгән

Бер атнада Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары халыкның 6819 мөрәҗәгатен теркәгән. Җиде көндә шәрехләр саны 91гә арткан.

Күпчелек хәбәрләр төзекләндерүгә кагыла ─– 1633. Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү һәм аларны чүп-чардан җыештыру буенча күп язганнар. Яшел үсентеләрне карап-тотуны, машина кую урыннарын оештыруны сораганнар. Юллар темасы икенче урында –─ 1512. Күп очракта чокырларны ямауны, юлларны ремонтлауны һәм төзүне, тротуарларны төзекләндерүне үтенгәннәр. Өченче урында торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча хәбәрләр ─– 789.

Менә хәл ителгән берничә инцидент. Мәләвездә яшәүче кеше Ленин урамы, 33 адресы буенча урнашкан йортның балалар мәйданчыгына чүп савыты куюны сораган. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә язган. Хәбәрне апрель уртасында Башкортстанның “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы теркәгән. 22 апрельдә идарәче компания хезмәткәрләре үтенечне канәгатьләндергән.

Уфада Ибраһимов бульварындагы 53нче йорт янында “Җәяүлеләр кичүе” дигән юл билгесе тергезелгән. Аның сафтан чыгуы турында хәбәрне уфалы “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез” кире элемтә платформасында калдырган. Бу мәсьәләне хәл итү белән Уфа шәһәренең Ясалма корылмаларны ремонтлау һәм карап тоту буенча махсуслаштырылган идарәсе белгечләре шөгыльләнгән.

Калтасы районы үзәгендә Матросов урамы, 2 адресы буенча су белән тәэмин итү системасында су агуны туктатканнар. Бу проблема турында авыл халкы социаль челтәрләрдә язган. Калтасы районы хакимияте берничә көннән мәсьәләне хәл иткән.

Башкаланың Менделеев урамындагы 158/4 санлы йорт каршындагы ачык люк турында уфалыларның берсе социаль челтәрләрдә язган. Хәбәрне Башкортстанга идарә итү үзәге тоткан. Уфа шәһәре хакимияте мөрәҗәгатьне эшкә алган. Белгечләр урынга чыгып, аны киртәләп алган һәм икенче көнне люкны япканнар.

Уфада Цюрупа урамында светофорны каплап торган яктырту терәкләрен сүткәннәр. Җәяүлеләргә аның сигналы күренмәве турында бер кеше хәбәр иткән. Мәсьәләне хәл итү белән Уфа шәһәре хакимиятенең Коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсенең юл хәрәкәтен оештыру һәм транспорт хәвефсезлеге бүлеге белгечләре шөгыльләнгән. Бүлек башлыгы Сергей Гуляев хәбәр итүенчә, җәяүлеләргә светофорны күрү мөмкинлеген тәэмин итү максатында яктырту баганасы терәкләрен сүткәннәр һәм коммуникацияләрне күчергәннәр.
Нефтекамада “Планета” сәүдә үзәге янында бер хатын-кыз сигналыннан соң балалар мәйданчыгындагы таганны ремонтлаганнар.

Салават шәһәрендә Губкин урамы, 2 адресы буенча тротуарны тергезгәннәр. Биредә яшәүчеләрнең берсе ремонт эшләреннән соң җәяүлеләр юлы участогында асфальт булмавына игътибар иткән һәм бу хакта социаль челтәрләрдә язган. Мөрәҗәгатьне Башкортстан ЦУРы роботы тоткан, Салават шәһәре хакимияте эшкә алган.
Уфада социаль челтәрләрдә бер хатын-кызның хәбәреннән соң Орджоникидзе районының төзекләндерү хезмәткәрләре Курчак театры янындагы “Әкият” скверында чисталык урнаштырган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас