+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 Мая 2025, 14:25

"Аек авыл" тормыш сыйфатын күтәрергә ярдәм итә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә «Аек авыл» республика конкурсын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар.

"Аек авыл" тормыш сыйфатын күтәрергә ярдәм итә"Аек авыл" тормыш сыйфатын күтәрергә ярдәм итә
"Аек авыл" тормыш сыйфатын күтәрергә ярдәм итә
Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) Башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов быел республикада «Аек авыл» конкурсының алтынчы тапкыр уздырылуы турында сөйләде. Аның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, халыкны иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү, игелекле һәм файдалы эшләргә этәрү.

2019 елдан башлап анда 3 меңнән артык авыл, 120 меңгә якын активист һәм 5 меңнән артык волонтер катнашты. 51 авыл биләмәсе «Аек авыл» исемен йөртә. Былтыр Стратегик башлангычлар агентлыгы әлеге конкурсны «Халыкның тормыш сыйфаты» юнәлеше буенча «Яңа заман өчен көчле идеяләр» федераль форумының ТОП-1000 идеясе исемлегенә кертте.

Үткән елда конкурсның муниципаль этабына 53 муниципалитеттан 1029 торак пункт гариза биргән. Алар жюрига авылны үстерү буенча үз проектларын тәкъдим итте.

- Нәтиҗәдә, узган елның декабреннән бу елның мартына кадәр узган конкурсның республика этабына 53 финалист чыкты. Алар дүрт номинация буенча бүленгән. Үз проектларыбызны Уфада якладык инде, - диде Юлдаш Йосыпов. - 6 майда конкурсның оештыру комитеты 12 җиңүчене раслады. Бүләкләү тантанасы 15 майда «Башкортостан» Дәүләт концертлар залында узачак.

"Аек авыл" конкурсының приз фонды - 48,4 млн сум. Бүләкләр, категориягә һәм биләгән урынга карап, 1,5 млн сумнан 6 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк. Катнашучы һәр торак пунктка 200әр мең сум түләнәчәк. Акчаларны авыл инфраструктурасын төзекләндерүгә һәм үстерүгә тотынырга мөмкин.

Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, «Аек авыл» конкурсы республиканың авыл кешеләре арасында популярлык казанды һәм аларның тормыш сыйфатын күтәрергә ярдәм итә.
 
Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас