+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 Май 2025, 11:25

Карт көнеңә акча туплап куй

Башкортстан озак срокка акча туплау (ПДС) программасында катнашучылар саны һәм кертемнәр суммасы буенча Русиянең ун төбәге арасына керде.

Карт көнеңә акча туплап куйКарт көнеңә акча туплап куй
Карт көнеңә акча туплап куй
2025 елның 1 октябреннән гражданнар дәүләтнеке булмаган пенсия фонды (НПФ) белән килешү төзи һәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша программада катнаша алачак. Законга кертелгән бу үзгәрешләр Дәүләт думасы тарафыннан икенче һәм өченче укуда хупланды.

Яңа төзәтмәләр "суыту" чорын кертә, аның дәвамында ташламаларны югалтмыйча килешүне вакытыннан алда өзәргә мөмкин. Хәзерге вакытта, әгәр дә катнашучы программадан взнос керткәннән соң чыгарга карар кылса, ул, булачак килешүләрне дә кертеп, дәүләт финанславына хокукын югалта. Шул ук вакытта кешенең берничә ПДС килешүе булып, ул аларның берсен булса да ябарга теләгән очракта да шундый ук хәл саклана. Яңа кагыйдәләр нигезендә, катнашучы финанслашу алмаган ПДС килешүен өзә алачак һәм, әгәр өзү дәүләттән акча көтелгән елның 1 апреленә кадәр булган булса, башка килешүләр буенча дәүләт ярдәмен алуын дәвам итәчәк.

Былтыр Башкортстан халкы 86 мең ПДС килешүе төзегән, ә взнослар суммасы 2,7 миллиард сумга якын тәшкил иткән. Республика программада катнашучылар саны буенча Русиядә - сигезенче һәм акча күләме буенча алтынчы урында тора. 2025 елның беренче кварталында 35,7 мең яңа ПДС килешүе төзелгән, һәм алар буенча сумма 690 миллион сумнан артып киткән. Катнашучылар саны һәм акча күләме буенча Башкортстан элеккечә илнең топ-10 төбәгенә керә.

ПДС-ул ирекле программа, аңа теләгән һәркем керә ала. Ул 2024 елда эшләтеп җибәрелгән һәм гражданнарга киләчәктә өстәмә керем алу яки финанс хәвефсезлек мендәрен булдыру өчен дәүләт финанславы ярдәмендә акча тупларга мөмкинлек бирә. Катнашу өчен НПФ белән килешү төзергә һәм взнослар кертә башларга кирәк (елына 2000 сумнан да ким түгел). Бер кеше озак сроклы берничә счет ача ала.

Дәүләт шулай ук гражданның счетын тулыландырачак, катнашуның беренче ун елы дәвамында елына 36 мең сумга кадәр финанслау бирәчәк. Шулай ук ПДС кысаларында акчаларны мәҗбүри пенсия страховкасы системасыннан күчерергә мөмкин.

Программа буенча тупланган акчаларны килешү гамәлдә булган 15 ел узгач яки хатын-кызлар - 55 һәм ир-атлар 60 яшькә җиткәч алырга мөмкин. Акчаны шулай ук иртәрәк алырга мөмкин, мәсәлән, кыйммәтле дәвалану өчен яки туендыручыны югалткан очракта. Башка очракларда акчаларны вакытыннан алда чыгару мөмкин, әмма бюджеттан өстәмә түләүләрдән һәм инвестиция кеременнән башка.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас