Уфада кызы әнисен телефон аферистларыннан коткарган. Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматы буенча, ханым 77 яшьлек әнисенә шалтыраткан һәм аның банк бүлегендә булуын һәм үз тупланмаларын алырга ниятләвен белгән.
Хәлләрне ачыклау барышында полиция өлкән яшьтәге хатынга билгесез кешеләр шалтыратуын һәм үзләрен күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре дип таныштыруын ачыклаган. Аферистлар билгесез затлар аны алдарга тырыша, дип белдергән.
Пенсионер аферистларга ышанган. Аларның күрсәтмәләрен үтәп, ул килгән курьерга 145 мең сум акчаны тапшырган. Ләкин мошенниклар моның белән генә тукталмаган һәм аны банкның якындагы бүлекләренә булган акчаларын алырга җибәргән.
Әбекәй банк бүлегендә булганда, аңа кызы шалтырата. Куркуга төшкән пенсионер хатын булган хәл турында сөйләп бирә. Уяу кызы шунда ук әнисенең аферистлар корбаны булуын аңлый.
Банк әлеге операцияне блоклаган, акчаларны саклап кала алганнар.
Автор фотосы.