Делегациягә “Сугыш балалары” хәрәкәте лидеры Александр Палтусов җитәкчелек итә. Шулай ук аның белән Башкортстан Республикасының аеруча хәвефле хәлләр иҗтимагый хәрәкәте бүлекчәләре җитәкчеләре Рифкать Морзагулов һәм Фәнис Арсланов, Совет офицерлары берлеге рәисе Иван Липовский да килгән иде.
Батырлык дәресләре Кызыл Җилем, Терекле, Максим Горький авыллары мәктәпләрендә, шулай ук “Шәфкатьлелек” йорт-интернатында узды. Ветераннар совет солдатларының батырлыгы, республикабызның Бөек Җиңүгә керткән өлеше, исемнәре тарих битләренә уелып язылган якташлар турында сөйләде. Бу чорда яшәп, барысын да үз күзләре белән күрүчеләрнең һәм аларның варисларының хатирәләре беркемне дә битараф калдырмады.
Район хакимияте башлыгы Айрат Сәетгалин тарихи хәтерне саклау буенча эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде. “Патриотлар десанты”ның төп максаты – яшь буынга Бөек Ватан сугышы, Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген яулап алган халкыбызның батырлыгы турында җиткерү. Мондый батырлык дәресләре тарихка кагылырга һәм дөньяда тынычлыкны саклау ничек мөһим булын аңларга мөмкинлек бирә.