+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 Май 2025, 14:15

“Барыгызга да сынауларда уңышлар телим!”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров имтиханнар кампаниясен тиешенчә оештырырга кушты.

“Барыгызга да сынауларда уңышлар телим!”“Барыгызга да сынауларда уңышлар телим!”
“Барыгызга да сынауларда уңышлар телим!”


Бу атнада Уфада Республика кардиоүзәгенең яңа хирургия корпусын ачу планлаштырыла, дип хәбәр итте Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Гомум мәйданы 32 мең квадрат метр булган тугыз катлы бина төзелеше 2019 елның июлендә башланган иде. Биредә диагнос­тика кабинетлары булган кабул итү бүлеге, поликлиника, реанимация белән 10 операция блогы, рентгенохирургия һәм кардиохирургия бүлекләре, стерилизация комплексы, административ блок һәм даруханә-бүлү пункты урнашкан. Объектның бәясе 10,7 миллиард сум тәшкил иткән, акча Башкортстан бюджетыннан бүленгән. “Бу – минем өчен иң зур һәм иң әһәмиятле объект. Безнең халык биредә, чит төбәкләргә бармыйча, барлык кирәкле кардио ярдәмне алырга тиеш”, – дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.


Бәләбәй сөт комбинатында ачылган йомшак сырлар җитештерү цехы тәү­леккә 500-550 тоннадан артык сөт эшкәртә алачак. Сөт югары сыйфатлы булырга, евростандартларга туры килергә тиеш, шуңа күрә авыл хуҗалыгы предприя­тиеләре цехны чимал белән тәэмин итү өчен индустриаль фермалар булдыра. Бу хакта оператив киңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте. Ул, шулай ук, хәзер завод үсешенең яңа этабы турында сөй­ләшүләр алып барылуын искәртте. Радий Хәбиров яңа производствоны һәм продукциянең сыйфатын югары бәяләде. Ул, Башкортстан сырлары чит илләрнекеннән калышмый, дип ассызыклады.
Башкортстанда узучы “Аек авыл” бәйгесе милли идеягә әверелергә мөмкин. Радий Хәбиров киңәшмәдә шушы хакта белдерде. “Республикабызның барлык торак пунктларының өчтән бере әлеге проектта катнаша. Мин аны киләсе елда да дәвам итүегезне сорыйм. Конкурсны милли идея буларак карарга кирәк. Бу – якты фикерләре һәм идеяләре булган яхшы чара. Ул сәламәт яшәү рәвешен алга этәрергә ярдәм итә һәм безнең җәмгыятьне ныгыта”, — дип билгеләде Радий Хәбиров.

Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов, конкурска йомгак ясап, республика җитәк­челегенә ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Башкортстан Башлыгы, шулай ук, “Атайсал” – Кече ватанга ярдәм итү проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә, ә 2026 елның маенда янә “Ватан көче” төбәк форумын уздырырга кушты. Ул билгеләп үтүенчә, программаның көче – республикабыздан читтә яшәү­че якташларыбызны бер­ләштерүдә. “Без “Атай­сал”да һәрвакыт шуны күрәбез: монда туып-үскән, мәктәптә укыган, аннары читкә чыгып киткән кеше туган республикасын онытмый, бик күп ярдәм итә. Мәсәлән, генерал-полковник Михаил Кийко. Ул бизнесмен түгел, гомерен полициядә хезмәткә багышлаган. Стәрлетамак райо­нының Золотоношка авылында нибары дүрт ел яшәгән, ләкин анда күпме эш башкарган: гыйбадәт­ханә дә төзегән, обелиск та ясаган, бюст та куйган. Мондый кешеләрнең тормыш юлын яктыртырга кирәк. “Атайсал” проектының мәгъ­нәсе шунда”, – дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы.

Агымдагы елда “Тормыш өчен инфраструктура” яңа гомумдәүләт проекты га­мәлгә ашырыла башланды. Аның кысаларында быел төбәк юлларында рекон­струкциядән, капиталь ремонттан һәм төзеклән­дерүдән соң 680 километрдан артык юлны һәм 712 метр озынлыктагы 11 күперне файдалануга тапшыру планлаштырыла. Шулай ук, агымдагы елда 23 районда беренче чиратта ремонт таләп ителүче объектлар исемлегенә кер­телгән төбәк юлларында 150 километр озынлыктагы юлларны һәм күперләрне ремонтлау каралган.
Әлеге вакытта 39 объектта эш кайный, төзелеш сезоны әле башланып кына тора һәм эшләр билге­ләнгән график буенча алып барыла.

Башкортстанда быел беренче мәртәбә имтиханнар вакытында 760 ата-ана укучыларның кабул итү пунктына кертелү процессын күзәтәчәк. Бу хакта мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.

– Быел беренче тапкыр БДИ һәм ГДИ үткәрү мониторингында ата-аналар җәмәгатьчелеге һәм Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вәкилләре катнашачак. Бүгенге көнгә пунктларда эшләү өчен 650 ата-ана һәм Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 7 вәки­ле аккредитацияләнгән, – диде ул киңәшмәдә.
Министр, имтиханнар вакытында республикада өч ситуацион үзәк эшләячәк, дип өстәде. Аларда иҗ­тимагый күзәтүчеләр сыйфатында мең ярымнан артык кеше билгеләнгән.

– Имтиханнарны объектив үткәрү аларны оештыруда төп өстенлек булып тора. Бу максатларда быел без БДИ уздыру пункт­ларының 1300дән артык аудиториясендә имтихан материалларының тулы комплектын сканерлау технологиясен дәвам итәчәк­без, ул катнашучы­ларның эшләрен аудиториядән турыдан-туры тикшерүгә тапшырырга мөмкинлек бирә, моның өчен барлык ауди­торияләр һәм штаблар техник җиһазландырылган, – дип билгеләде Илдар Мәүлетбирдин.

Киңәшмә ахырында Башкортстан Башлыгы мәктәп тәмамлаучыларга бу атнада старт алачак дәүләт имтиханнарында уңышлар теләде. “Барыгызга да имтиханнарны яхшы тапшыруыгызны телим. Бездә имтихан тапшыру сыйфаты елдан-ел арта һәм бу бик мөһим. Бу – мәгариф системасын оеш­тыруның нәтиҗәлелеге күр­сәткече”, – диде төбәк җитәкчесе.
Илдар Мәүлетбирдинга мөрәҗәгать итеп, Радий Хәбиров булачак имтиханнар кампаниясен тиешенчә оештырырга кушты. Ул, шулай ук, республикада йөз балл җыючыларга һәм аларны әзерләгән педагог­ларга ярдәм дәвам итәчәк, дип белдерде. Шуны да өстәп әйтик: “БДИ-2024” нәтиҗә­ләре буенча, 118 педагог һәм Башкортстан югары уку йортларында белем алуларын дәвам итәргә теләгән 40 укучы шундый ярдәм алды.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас