+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 Май 2025, 11:25

Дүрт айда 1 миллиард 190 миллионга баетканбыз!

Башкортстан халкы агымдагы елның 4 аенда мошенникларга 1 млрд 190 млн сум биргән.

Дүрт айда 1 миллиард 190 миллионга баетканбыз!Дүрт айда 1 миллиард 190 миллионга баетканбыз!
Дүрт айда 1 миллиард 190 миллионга баетканбыз!
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу вакыт эчендә төбәк территориясендә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә кылынган 9,5 меңнән артык җинаять теркәлгән. IT-җинаятьләрнең иң зур өлешен мошенниклык тәшкил итә, алар 3,5 меңгә якын теркәлгән.

Мошенниклык кылу ысуллары буенча беренче урында — банкларның, хокук саклау органнарының хәвефсезлек хезмәте хезмәткәрләре исеменнән, акчаларны саклау сылтавы белән шалтыратулар (38% диярлек); икенче урында — микрофинанс оешмалары (18,8%); өченче урында - инвестицияләүдән керем алу (16,1%).

Аннары товарлар сату һәм сатып алу сайтларын кулланып афералар (10,6%), Интернетта акча эшләү (10,2%); хезмәтләр күрсәтү, шул исәптән интим яки ремонт хезмәтләре (8%); туганы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, дип алдау, интернетта товарлар заказы (6%) һәм төрле социаль челтәрләр һәм мессенджерлар аккаунтларын вату (4,7%) бара.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас