+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 Май 2025, 06:22

Башкортстанда аномаль эссе һәм коры җәй көтелә

Бу хакта синоптиклар белдерде.

Башкортстанда аномаль эссе һәм коры җәй көтеләБашкортстанда аномаль эссе һәм коры җәй көтелә
Башкортстанда аномаль эссе һәм коры җәй көтелә
Башкортстанда җәй аномаль эссе һәм коры булырга мөмкин, дип белдерә Русия синоптиклары.

Синоптиклар, Русия территориясендә җәй айлары климатик нормадан 2-3 градуска җылырак булачак, дип фаразлый. Бу барлык миллионлы мегаполисларга, шул исәптән Уфага да, кагылачак. Июль аеруча эссе һәм коры булачак, дип фаразлый белгечләр.

Узган елдагы белән чагыштырганда, көньяк һәм урта Уралда, Ямал-Ненец һәм Ненец автономияле округларында сизелерлек җылырак булачак.

Фото: "Башинформ"агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас