+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 Мая 2025, 16:15

7 яшьлек бала суга баткан

Фаҗигале хәл Куергазы районында булган.

7 яшьлек бала суга баткан7 яшьлек бала суга баткан
7 яшьлек бала суга баткан
Куергазы районының Ямангол авылы янындагы Тугызтимер елгасында 7 яшьлек кыз су астына киткән. Урынга шунда ук коткаручылар чыкты, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.

Кызганычка каршы, МЧС хезмәткәрләре кызны агым уңаеннан 100 метр түбәнрәк тапкан. Бала һәлак булган.

Әти-әниләр! Кече яшьтәге балаларны үзләрен генә су янына якын җибәрмәгез!
Рәсми коену сезоны әле ачылмаган. Шуңа да сулыкларда йөзәргә ярамый. Үзегез су коенмагыз һәм балаларга да моны рөхсәт итмәгез.

Салкын суның (ул җылынырга өлгермәгән әле) җитди куркыныч тудыруын онытмагыз. Балаларга шуны аңлатыгыз: әгәр алар кемнеңдер суда ярдәмгә мохтаҗ булуын күрсә, шунда ук "112" номеры буенча шалтыратырга кирәк.

Фото:ГУ МЧС по РБ

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас